Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкыннардан сакланыйк!

Бу арада көннәр бик суык булды. Һаваның температурасы минус 25-30, урыны белән минус 35 градуска кадәр күзәтелде.

Кайбер зур цехлар, пилорамнар эштән туктап торды. Ләкин никадәр генә котып салкыннары килсә дә, юлларда транспорт хәрәкәте бетмәде, һәркем эшкә барды, кайтты, балалар бакчага, мәктәпкә йөрде. Кытлык заманы түгел шул, киям дисәң, җылы киеме, барырга җылы машинасы бар, кибет тулы өстәмә җылыткычлар... Шулай да, инде салкыннарга күнектек, дип иркенәймәскә киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Алгы көннәрдә дә мондый салкыннар күзәтелсә, табигатькә чыгудан, ауга, балыкка барудан тыелыгыз. Юлда барганда ялгызы гына туктап торган машинага юлыксагыз, туктамыйча китмәгез, ярдәм кирәк булса, булышыгыз, якындагы ЮХИДИ постына да хәбәр итә аласыз. Балаларны урамга ялгызларын гына чыгармагыз, өшүләре ихтимал. Фатирларны, подъездларны җылы тотарга тырышыгыз, җылыту системасы ката күрмәсен. Янгыннардан сакланыгыз, җылыту приборларын күздән ычкындырмагыз. Ачык һавада туңмас өчен гел хәрәкәтләнергә, яхшылап ашарга, ныгытып киенергә кирәк. Киенү дигәннән, артык калын кием дә юлда барганда тирләтергә, ә тукталышта торганда чирләтергә мөмкин. Әгәр үзегездә арыганлык сизсәгез, авырып китсәгез, тән җәрәхәтләре, имгәнүләр булса, аяк киемегез яки өс киемегез кысса - урамга чыкмавыгыз хәерле. Әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, исермәскә кирәк. Инде бик нык туңа калсагыз, берәр җирдә яхшылап җылыныгыз, җылы ризык ашау ягын карагыз. Өшисез икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җылы язларга кадәр зәмһәрир суыклардан сакланыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250