Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкыннарның кайчанга кадәр сузылачагы һәм кар катламының кайчан ятачагы билгеле булды

Бу вакытта гадәттә, мал-туар суялар, җир өсте ап-ак кар була иде. Тик быел көз китәргә ашыкмый – ноябрьдә кар юк.

Дөрес, Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы профессор Юрий Переведенцев: «Салкыннарга күп калмады», – ди. Инде бу атнадан ук суытачак. Кичә кайбер районнарда кар яуды да инде.

Синоптиклар әйтүенчә, чәршәмбедән башлап безнең төбәккә арктик циклон килеп керә. Шуңа да һава температурасы кисәк төшәчәк. 20 ноябрьдә башланган суыклар бер атна дәвам итәр дип көтелә.

Гадәттә, безнең республикада 19-21 ноябрьдә кар катламы ята торган булган. Соңгы елларда аномаль җәйләрне гадәти булмаган көзләр алыштырганда, быел ничек буласын бер Аллаһ белсен. Дөрес, Юрий Переведенцев, Яңа елга кадәр кар һичшиксез ятачак, дип вәгъдә итә.

Шәһри Казан

Анна Арахамия фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы