Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салонда үзе генә калган бала машинаны кабызган һәм әнисен таптатып үтергән

Алты яшьлек малайны машина салонында үзен генә калдырганнар, ачкыч та эчтә булган. Бала машинаны кабызып җибәргән.

Курск өлкәсендә алты яшьлек малай машина руле артына утырган һәм, үзе дә аңламыйча, әнисен таптатып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2 майда була. Щигра район үзәгендә яшәүче гаилә Пасха бәйрәменә зиратка килә. Алар ВАЗ машинасында була. Автомобиль белән әти кеше идарә итә. Зират янына килеп җиткәч, машинаны парковкада калдыралар. Якынча белешмә буенча, салонда бары тик алты яшьлек малай гына кала.

Курск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Каменева әлеге фаҗига турында аңлатма биргән.

«Якынча версия буенча, алты яшьлек малай ВАЗ 21074 машинасы салонында ялгызы була. Йөртүче ир-ат машина ачкычын да шунда калдырган. Бала ачкычны борган һәм машина артка таба китә башлаган. Баланың 27 яшьлек анасы бу вакытта урамда була, ул машина артка киткәнен күреп ала. Мөгаен, бу хатын үзләренең машинасы артта тора торган „Ниссан Мурано“га бәрелер дип курка һәм ВАЗны куллары белән тотып тормакчы була. Ләкин хатын машинаны тукта алмый. Ул ВАЗ һәм „Ниссан Мурано“ автомобильләре арасында кысылып кала», — ди ул.

Имгәнгән хатынны Щигра хастаханәсенә китерәләр. Ләкин, кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Тикшерү эшләре бара. Курск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Наталья Зарубина сүзләренчә, машина йөртүче ачкычны салонда калдыру сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Интертат ; фото: Эчке эшләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы кеше үлгән баласын калдырган