Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салым инспекциясендә үткән «Ачык ишекләр» көненә халык шактый килде

Район газетасында һәм сайтында алдан белдерү бирүнең дә файдасы булгандыр, район салым инспекциясендә үткән «Ачык ишекләр» көненә халык шактый килде.

Инспекторлар гражданнарның һәр соравына анык җавап бирделәр, дистәләгән кешегә декларацияләр тутырырга ярдәм иттеләр. Бу чара вакытында электрон хезмәтнең дә популярлаша баруы күренде. Салым органнарында күп төрле электрон хезмәтләр күрсәтелә. Шуларның берсе - «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы. Аның аша үзеңнең салым буенча бурычларыңны, үзеңә тигән милек өлешләрен, аларга салынасы салымнар турында белә аласың. «Ачык ишек»ләр көнендә бу хезмәт белән кызыксынучы гражданнар да күп булды, күпләр әлеге сайтка теркәлеп үк кайтып китте.
Фото: http://www.trk-bratsk.tv/news/4192/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250