Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Самолетны кырга утырта алган пилот «Ак Барс» һәм «Рубин» спортчыларын йөрткән

Кичә иртән Симферопольгә юл тоткан А-321 пассажир очкычы Мәскәү өлкәсендә җиргә төшеп утырган.

Мәскәү өлкәсендә кырда самолетны төшереп утырткан «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе пилоты Дамир Йосыпов моңа кадәр «Ак Барс» һәм «Рубин» спортчыларын йөрткән. ПроПолевской мәгълүмат порталында шул хакта хәбәр ителә.

«2013 елда Дамир Йосыпов коммерция авиациясе пилоты таныклыгы алган һәм «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенә кабул ителгән. Ул Россия буйлап та, башка илләргә дә (Кытай, Урта Азия, Төркия, Тунис, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) оча. Спортчылар еш кына чартер рейсларына заказ бирә. Аңа «Ак Барс» хоккей командасы һәм «Рубин» футбол клубы, фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы спортчыларын да йөртергә туры килгән», - диелә порталда.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Мәскәү өлкәсендә «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолеты кырга ашыгыч рәвештә төшеп утыруы хакындахәбәриткән иде. Пилот Дамир Йосыпов идарә иткән һава судносында 226 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Нәтиҗәдә, 23 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Лайнерның двигательләре кошлар керү сәбәпле сафтан чыккан һәм шуның аркасында очкыч җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган дип фаразлана.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191615/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев