Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Самсаны ничек тәмле итеп пешерергә?

Самса пешерү өчен чын оста булырга кирәк. «Исфара» кафесы шеф-повары Исмаил Розиков белән без Урта Азиядә популяр булган самса пешереп карадык.

Таҗикча самса самбуса дип атала. Исмаил безне самбуса да пешерергә өйрәтте. Камырына 150 гр сыер мае, 400 мл җылы су, бер чәй кашыгы тоз һәм 600-700 грамм он кирәк була. Камыр басканнан соң, берничә өлешкә бүлеп, өстен ябып, ярты сәгать тотабыз. Һәр кисәкне 1-2 мм калынлыкта уклау белән җәеп, өстен туң май һәм үсемлек мае катнашмасы белән сылыйбыз да рулет итеп төрәбез. Һәр камыр кисәген шулай эшлибез. Аннары аларны кисәкләргә бүлеп җәябез (катлы камыр килеп чыга).

Эчлек өчен тавык ите, суган, тоз-борыч кирәк. Өлеш пешергәндәге кебек, тавык ите белән суганны турыйбыз. Тоз һәм борыч сибәбез дә түгәрәкләп җәелгән камырның эченә салабыз. Кырыйларын өчпочмак кебек тоташтырып чыгабыз да өске ягын аска каратып куябыз. Йомырка сарысы сылап, өстенә кунжут сибәбез һәм газ мичендә пешерәбез.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев