Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Санлы телевидениегә күчүнең вакыты озынайтылды

Республикада санлы телевидениегә күчү вакытын озынайттылар. Күчү эшләре һаман да дәвам итә. Санлы телевидениегә күчү буенча газета укучылардан да, радио тыңлаучылардан сораулар күп килә.

Әлеге сораулар белән Шәмәрдән телеүзәге җитәкчесе Айрат Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.

– Айрат Шаһимуллович, санлы телевидениегә күчү буенча халыкны тагын нинди үзгәрешләр көтә?

– Санлы телевидениегә күчү вакыты 14 октябрьгә кадәр озынайтылды. Россиядә инде аналог телевидениесе сүндерелде, күчеп бетмичә Татарстан гына калды. Күчеп бетмәгәннәргә иркенләп, ашыкмыйча күчү мөмкинлеге бирелә.

– Санлы телевидениегә күчү өчен махсус приставкаларны каян алып була?

– Андый приставкалар почтада (авыллардагы почта бүлекләрендә дә), сәүдә үзәкләрендә сатуда бар. Бүгенге көндә иң арзаны 950 сум тора. Киләчәктә Россиядә санлы телевидение генә калачак. Әгәр телевизорларыгыз 2013 елга кадәр алынган булса, бу телевизорларга санлы приставка алырга һәм антенна тоташтырырга кирәк булачак һәм бушка карау мөмкинлеге бирә торган 20 каналны эзләп табарга кирәк. 2013 елдан соң эшләнгән телевизорларга заводтан ук санлы тюнерлар куеп чыгарыла, аларга бары тик  антенна куеп, каналларны гына эзләп табарга кирәк булачак. Яшь, урта буын кешеләре ул каналларны үзләре дә эзләп таба, ә өлкәннәргә волонтерлар ярдәмгә килә ала.

–14 октябрьгә күчеп бетмәсәләр, халыкны нәрсә көтә?

– Ул кешеләргә ашыгыч рәвештә санлы приставкаларны алып тоташтырырга кирәк була. Аналог форматында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы гына кала. Ә моңарчы булган “Летай”, “Спутник” ише каналларга бу кагылмый, алар ничек эшләгән булса, шулай эшләячәк, ә 20 каналлы телевидение өстәмә була. Әйтик, өйдә 3 телевизорыгыз бар икән, өчесен дә карый аласыз, бернинди тоткарлык булмаячак.

– Киләчәктә санлы телевидениедә түләүле канал да булырга мөмкинме?

– Әлегә төгәл әйтеп булмый, өченче пакет булачак дигән сүзләр йөри. Аңа үзебездәге региональ каналлар кермәс микән дип фаразлыйбыз. Моның өстендә эш алып барыла, аның түләүлеме, түләүсезме булачагын да төгәл әйтеп булмый әлегә.

 

Розалия Зиннәтова

 

Фото: Г.Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифрлы телевидение