Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Санта-Клаусны миф дип атаган укытучыны эштән азат иткәннәр

Американың Нью-Джерси штатында бер мәктәп укытучысын балаларга “Санта-Клаус юк ул, әкият!” дип сөйләгән өчен эштән азат иткәннәр.

Американың Нью-Джерси штатында бер мәктәп укытучысын балаларга “Санта-Клаус юк ул, әкият!” дип сөйләгән өчен эштән азат иткәннәр. Бу хакта Fow News телеканалы хәбәр итә.

Педагог беренче сыйныф укучыларына, Яңа ел бүләкләрен чыршы астына ата-аналар сала, дип сөйләгән.

Моннан тыш, ул Раштуа боланнарын, эльфларны, феяларны һәм башка тылсымлы затларны да уйдырма дип атаган.

Балаларның күбесе бу дәрестән күз яшьләре белән чыккан. Ата-аналарга укытучының мондый гамәле ошамаган.

Мәктәп директоры Майкл Радж ата-аналар фикере белән килешкән, чөнки мондый гамәл балаларның тылсымга ышанычын җимерә, дип белдергән. Чынбарлык яратучы педагог әлеге уку йортының даими хезмәткәре дә түгел икән, ул башка укытучыны вакытлыча гына алыштырган булган.

Мәктәп инспекторы Рене Ровтар да мондый тәртипсезлек белән канәгать булмавын белдергән һәм педагогның әлеге районда башкача эшләмәячәген әйткән, дип яза Кызыл Таң.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар, тылсымга ышанырга кирәкме?

 

Фото:pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай