Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәрия әби: Әсфәт улым 10 нчы сыйныфта укыганда үлде, йөрәкнең бер чите һаман әрни әле

«Бәрәңге яфрагын хәзер корт ашаса, элек без ашый идек»

«Бәрәңге яфрагын хәзер корт ашаса, элек без ашый идек». Спас районының Чәчәкле авылында гомер кичерүче сугыш чоры баласы 84 яшьлек Сәрия әби Хәлиуллина ачлы-туклы тормышын шулай дип искә ала. Ялгызы гына яшәсә дә, бүгенге мул тормышына шөкер итеп туя алмый. Ә бит язмыш камчысы аңа аз төшмәгән. Биш бала тәрбияләгән ананың шатлыклары, көенечеләре дә аз түгел. Бишектә ятканда ук Сәрия дөньяның авырлыгын сизеп яткандыр, мөгаен. Ник дигәндә, аңа 1 яшьтә чакта каһәр суккан сугыш башланган. Апа-абыйларында инде бу вакытта — Ватан кайгысы. 13 яшьлек апасы Көдесияне Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Абыйсы Галимулланы — башта ФЗУга, аннан Суслонгерга. Ачлык теңкәсенә тигәч түзми: 17 яшьлек егет үз теләге белән сугышка китә. Тик аннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бер апасы 9 яшендә дөнья куйган. Итәккә утыртып, баштан сөюләр эләкми Сәриягә. 4 яшь чакта үпкә чиреннән әтисе Хафиз вафат була. Авырганда әтисенең ничек интегүен хәтерли әле ул. Сыерлары бозаулаганчы, авылдагы Хәйриҗамал әбинең көн саен бер стакан җылы сөт китергәнен онытмый. Аның оныгы Гөлшат бүген авылда китапханәче булып эшли. Бу хәлләрне аңа да сөйли ул. Үз гаиләсендәге җиде авыздан өзеп, сырхау өчен кылган игелек онытыла димени? Җылы сөт эчкәч, сихәтләнеп китсә дә, чирне барыбер җиңә алмый. Авылдагы иң көчле, нык бәдәнле ир-егетләрдән саналган әтиләре китеп баргач, тормышны әниләре Газизәгә тартырга туры килгән. Язмышын ферма белән бәйли Сәрия апа. Гомер буе сыер сава. Бер урында — 40 ел. Балаларын эшкә өйрәткәндә дә файдасы тия. Уллары, иртүк торып, кызлар күрмәгәндә, әниләре янына булышырга барган. Сыерларны бит әле кул белән саварга кирәк. Ире Наил белән өч ул, ике кыз тәрбияләгәннәр. Тик берсенең гомере унсигездә үк өзелгән. — Әсфәт улым 10 нчы сыйныфта укыганда үлде. Сукыр эчәгенә өч тапкыр операция ясадылар. Эченә үлек таралган. Табиб хатасы, диделәр. Бик акыллы иде. Матур итеп гармунда уйнады, бәрәңге алган чакларда безне күмәк фотога төшерде. Гомере генә кыска булды. Күпбалалы йортыбыз гөрләп торды. Әмма йөрәкнең бер чите һаман әрни әле, — ди Сәрия әби. Шөкер, дүрт баласы исән. Олысы Розалиягә — 63 яшь. Ул Казанда яшәсә дә, әнисенең хәлен белергә, юындырырга кайтып тора. Җәен өч ай буе әнисе янында яши. Зәмзәмиясе күрше авылда кияүдә. Улы Илгиз Ульян өлкәсендә яши. 40 яшь тулмаган килеш тол калып, ике баласын ялгыз үстергән. 22 ел узса да, башка өйләнмәгән. Биш онык сөя хәзер. Әсгать улы гаиләсе белән авылда тора. Балалар туган йортка сукмакны өзми, кыскасы. Ә менә ире ике ел элек бакыйлыкка күчкән. Аның белән 62 ел бергә тормыш көткән алар. Каенана белән 36 ел яшәгән килен. Әти-әни өчен игелекле балалардан да зуррак әйбер юк. Сәрия әби өчен дә шулай. — Безгә декрет ялы тимәде. Балаларны карарга каенанам булышты. Ул Казанга кунакка киткәндә, өйдә үзләре генә кала иде. Идәнгә юрган җәеп, ашарга биреп калдыра идек. Елыйлар да иде инде. Нишләтәсең, эшкә барырга кирәк. Ирем атлар карады. Эштән кайтканчы шунда көтәләр иде. Аннан бакчага йөрделәр. Берсе дә тәртипсез булмады, — ди Сәрия апа. Ак белән караны бутамаска әниләре әйткән бер җөмлә җиткән: «Сезне өйрәтәсе юк, барысын да үзегез беләсез». Менә бу ышанычтан соң берсенең дә начарлык кыласы килмәгән. — Әти-әни эштән кайтканчы, барысын да эшләп куя идек. Берәр киңәш сорасак та, үзебезне зурга саныйлар иде. Кисәтү ясамадылар, акыл сатмадылар. Ишле гаиләдә үсү рәхәт инде. Сөйләшәсең, киңәшләшәсең, бер-береңә булышасың. Туганлык көчле бездә, — ди кызы Розалия апа. Моңа кадәр җилдереп кенә йөрсә дә, соңгы вакытта сәламәтлеге какшаган әбекәйнең. Бер күзе дә юньләп күрми икән. Аңа кадәр китабын да, газетасын да укырга яраткан. Аның каравы хәзер бөтен яңалыкны телевизордан белеп тора. — Урамга чыккан юк. Элек күршеләр керә иде, хәзер кешесе дә юк. Яшьләр терлек янында кайнаша. Үз көемә генә яшәп ятам, — ди Сәрия әби Хәлиуллина.

Автор: Сәрия Мифтахова.

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы