Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сарымсак»лар «Угадай мелодию» җиңүчеләре (фото)

«Хыял» яшьләр үзәге берсеннән-берсе кызыклы уеннар уйлап табып, аларда районыбыз халкын катнаштырып, уйнатып кына торалар. Чираттагы чараларын 19 гыйнвар көнне үткәргәннәр. 6 командадан 5әр уенчы катнашкан әлеге чара «Угадай мелодию» дип аталган.

Җыр дөньясында майда йөзгәндәй йөзгән уенчыларга 7 темага бүленгән 70 көй тәкъдим ителә. Уенда районыбызның төрле оешмаларында эшләүчеләр көч сынашып, җиңүчеләрне билгеләгәннәр.
Беренче урынны район мәдәният үзәге хезмәткәрләреннән торган «Сарымсак»лар алды, икенче урында «Татарстан почтасы» һәм «Таттелеком»ның берләшкән командасы - «Интерда», өченче урында Балтач урта мәктәбенең «Еду татар.ru» командасы. Калган урыннарны «Балтач сөт-май комбинаты»ннан «Сыр в масле», үзәкләштерелгән бухгалтериядән «БЭМС» һәм район үзәк хастаханәсеннән «Ак чәчәкләр» командалары бүлеште. Җиңүчеләр «Хыял»ның махсус стена сәгатьләре һәм дипломнары белән бүләкләнделәр, калган катнашучылар да дипломнарга лаек булдылар.

«Хыял»ларның һәрбер башлангычларында уңышлар теләп, киләчәктә дә эчтәлекле һәм кызыклы кичәләр көтеп калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250