Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шатлык хисе

Бу йортны әти-әниебез күрсә нишләрләр иде икән?

Күңел тулы шатлык хисе. Аны сезнең белән дә уртаклашасы килә. Без — гади авыл кешеләре. Әтиебез Мансур да, әниебез Миннегөл дә гомер буе совхозда эшләп көн күрделәр. Без — аларның дәвамчылары да шул юлдан киттек. Бүгенге көндә туганнарым Илсур, Илфат та, киленебез Лилия дә «Бөрбаш» җаваплылыгы чикләнгән күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Җитәкчебез Рафис Солтановтан уңдык, нинди гозер белән керсәк тә кире бормый.

Өебезне дә тулысынча эшләп бирделәр. Быел җәй янкорма эшләп бирергә дә мөмкинлек таптылар. Инде тәрәзәләр урнаштырасы гына калды. Рафис Фарадис улына, аның кул астында эшләүче белгечләргә, прораб Илдус Габидуллинга безгә эшләгән яхшылыклары меңе белән әйләнеп кайтса иде. Бу йортны әти-әниебез күрсә нишләрләр иде икән? 

Ул чорда тормышлар башкача иде шул. Алар куйган хезмәтнең рәхәтен без күрәбез хәзер. Рафис абыйга, аның гаиләсенә тынычлык, иминлек телибез, эшләре гел уң булсын, үзләре сәламәт булсыннар. Гади хезмәт кешеләренә гел шулай мәрхәмәтле булсыннар.

Күңел түреннән чыккан изге теләкләр белән Бөрбаш авылыннан Илдар һәм Габделнур Газизовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев