Саулыкка бәйле 7 миф: көнбагыш сукыр эчәккә зыянлы, сөт сөяккә файдалымы?
Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартларга мөмкин. Сөт эчмәсәң, сөякләрең нык булмый. Бу сүзләрне күбебезгә балачактан ук ишетергә туры килгәндер. Белгечләр исә, бу гыйбарәләрнең барысы да дөреслеккә туры килеп бетми, ди.
Халык арасында иң киң таралган сәламәтлеккә кагылышлы мифларга ачыклык кертүне сорап, табиб-терапевт Гөлназ Галәветдиновага мөрәҗәгать иттек.
1 нче миф. Көнбагыш ашасаң, сукыр эчәгесе шартларга мөмкин. Көнбагыш кеше организмы өчен кирәкле Е витаминына, магний, майлы кислоталарга бай. Аның чистартылган җимеше бик җиңел үзләштерелә. Кабыгы исә ашказаны өчен зур сынауга әверелә – тиешенчә эшкәртелеп бетми. Төрле организм моны төрлечә кичерә. Сукыр эчәгесенә дә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә бу гыйбарәне өлешчә генә уйдырма дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Көнбагышны кабыгы белән ашамавың хәерле.
2 нче миф. Сөт эчмәсәң, сөякләрең нык булмый. Күптән түгел галимнәр сөт ризыклары киң кулланылышта булган илләрдә сөяк сыну очракларының икеләтә күп булуын ачыклаган. Бу нәрсә белән аңлатыла? Сөт ризыклары, дөрестән дә, сөякләр өчен файдалы кальцийга бай. Ләкин алар составында терлек аксымы да җитәрлек. Үсемлек аксымыннан аермалы буларак, алар аркасында организмда кислота җыела. Кан һәм тукымаларда кислота күбәеп китсә, организм аңа каршы көрәшә башлый. Моның өчен ул сөякләрдәге кальцийны эшкә җигә. Нәтиҗәдә сөякләр зәгыйфьләнә, ныклыгын югалта.
3 нче миф. Туңдырма ашасаң, тамакка бәрә.
Тамак авырулары күбесенчә төрле вирус һәм бактерияләр аркасында килеп чыга. Аны башка кешедән йоктырырга да мөмкин. Туңдырманың моңа бер катнашы да юк.
4 нче миф. Бармак шартлатып уйнау артритка китерә. Кешенең буын куышлыгы синоваль сыекча белән тулган. Анда газ куыклары җыелырга мөмкин. Алар шартлаганда без бармак шартлаткандагы сыман тавыш ишетәбез. 20 минуттан бу куыклар кабат пәйда була. Тагын шул ук күренеш кабатланачак. Кыскасы, бармак шартлатуның артритка бернинди дә катнашы юк.
5 нче миф. Кыска дулкынлы мич яман шеш китереп чыгара. Кыска дулкынлы мич бик зәгыйфь дулкыннар бүлеп чыгара. Аларның көче су тамчыларын «селкетеп», җылытырга гына җитә.
6 нчы миф. Сөлек салдырганда кан китәргә мөмкин. Сөлек салганда кеше якынча 30 мл кан югалта. Сөлек үзе 15 мл кан эчә. Көн дәвамында ул тешләгән ярадан якынча тагын шулкадәр күләмдә кан саркып тора. Нәтиҗәдә кан тамырлары бушый, кан басымы да нормальләшә. Шуңа моннан куркырга кирәкми. Әмма шунысы да бар. Никадәр генә файдалы булса да, сөлек ул иң беренче чиратта – җан иясе. Әйтик, сөлек тирәнгәрәк үтеп кереп, кан тамырын тешләсә, көчле кан китеп, аны үзлегеңнән генә туктата алмавың да ихтимал. Шуңа күрә бу эшне тәҗрибәле табиб кына башкарырга тиеш.
7 нче миф. С витамины организмны салкын тиюдән саклый. Аскорбин кислотасы, дөрестән дә, иммунитетны ныгыта. Әмма бу цитрус җимешләрен килолап ашарга кирәк дигән сүз түгел. Аскорбин кислотасының көндәлек нормасы – 50–100 мг. Тиешле нормада витамин кабул итим дисәгез, көненә бер лимон яки 1 әфлисун ашарга кирәк. Уртача зурлыктагы ике алма яки 100 грамм тозлы кәбестәдә дә шул ук күләмдә С витамины бар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев