Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шәхесләребезне онытмыйк

Күңелләрдән китми яшәрсез

Сәндер агай мәрхүм, дигән хәбәрне тыныч кына кабул итеп булмады, аның классикларга гына хас уйчан йөзе, тыйнак карашы, үлчәп әйткән сүзләре искә төште.

Бер җәйдә аңа кунакка  бардык. Гондыр авылында яшәде ул.

Ул чактагы редакция шоферы Булат ( хәзер инде бездә эшләми, дингә күчте, үзенең бизнесы бар), "Азьлане" газетасының тәрҗемәчесе Екатерина (Катя да Ханты-Мансийский якларында хәзер, гаиләсе белән шунда яши, онлайн торып эшли), журналист Наташа Жукова (Наташа да Можга каласында кияүдә, шәһәр хакимиятенең пресс-секретаре) һәм мине, "Хезмәт"нең озак еллар эшләгән журналистын Каракүл урманнары аша алып барды.

Әйтерсең лә, Александр Сергеевич Пушкин үткән төз наратлар арасыннан барабыз. Рус шагыйренә ошата идем мин аны, үзе дә бик матур язды.

"Азьлане"ны яшәтүгә, осталар әзерләүгә үзеннән гаять тә зур өлеш керткән шәхес ул Александр Сергеевич Петров. Табигатьне яратты, кешеләрне хөрмәт итә белде. Урыны җәннәттә, тар каберләре киң булсын.🙏🙏🙏 Күңелләрдән китми яшәрсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: остаз