Сайлаучылар игътибарына
22 май көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлыкка кандидатлар сайлап алу буенча алдан тавыш бирү уздырыла. Теркәлү урыны буенча тавыш бирү өчен үзегезнең санау участогына килеп, тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Балтач шәһәр тибындагы бистәдә теркәлеп яшәүчеләр барысы да үзәк китапханәдә, 16.26.028 номерлы санау участогында тавыш бирә. (Балтач, Ленин урамы, 45 йорт)
Шубан, Карадуган, Кече Лызи авыл җирлекләрендә яшәүчеләр - Карадуган авылы мәдәният йортында, 16.26.027 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Борбаш, Норма авыл җирлегендә яшәүчеләр - Норма авылы мәдәният йортында, 16.26.029 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Югары Субаш, Урта Көшкәт, Сасна авыл җирлегендә яшәүчеләр - Урта Көшкәт авылы мәдәният йортында, 16.26.030 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Пыжмара, Куныр, Чепья авыл җирлегендә яшәүчеләр - Чепья авылы мәдәният йортында, 16.26.031 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Смәел, Нөнәгәр, Шеңшеңәр авыл җирлегендә яшәүчеләр - Шеңшеңәр авылы мәдәният йортында, 16.26.032 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Салавыч, Борнак, Яңгул авыл җирлегендә яшәүчеләр - Салавыч авылы мәдәният йортында, 16.26.033 номерлы санау участогында тавыш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев