Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөбханалла: 4 игезәк бала тапкан!

«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода.

«Болар барысы да миңамы?» — дип шаярта ул видеода.

Волгоградта дүрт игезәк бала тапкан Виктория Маркович сабыйларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Викториянең барлыгы алты баласы бар. Дүрт улы һәм ике кызы. Малайлар барысы да игезәкләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Дүрт бала туу — сирәк очрак, йөклелек табигый юл белән барлыкка килгәндә бигрәк тә, ди белгечләр. «13 атна булганда дүрт игезәк икәнен әйттеләр. Беренче этапта бар да яхшы булды. Ләкин ике ай элек пациентны хастаханәгә салдылар. Кайбер проблемаларны төзәтәсе бар иде. Йөклелек көтелмәгәндә, уколларсыз гына барлыкка килгән», — ди табиб Татьяна Веровская.

Балаларның берсе туганда 900 грамм гына була, хәзер алар барысы да исән-сау.

Виктория үзен тулысынча балаларына багышлаган. Ул TikTok өчен роликлар да төшерә, меңнәрчә лайк җыя, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезәкләр бала туган