Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сеңлесен коткарырга ташланган булган...

Янгында пешкән үсмер вафат булган.

Бүген иртән Уфаның 18нче дәваханәсендә бакча йортында янгын вакытында сеңлесен коткарырга омтылган 15 яшьлек үсмер вафат булган.

Кимендә 50 процент тәне пешкән үсмер фаҗигадән соң бер атнадан артык реанимациядә яткан.

Алдарак хәбәр итүебезчә, 20 сентябрьдә Уфаның Калинин районында Федоровка авылының «Ольховое» бакчачылык ширкәтендә алты баласы булган гаилә яшәгән бакча йорты яна. Утта 9 яшьлек кыз һәлак була, 15 яшьлек абыйсы кызны коткарырга омтыла, тик үзе авыр тән җәрәхәтләре ала һәм дәваханәгә салына. Алтынчы бала - өлкән кызлары фаҗига көнендә картәниләрендә була.

Гаилә авыр тормыш хәлендә калды. Ата-аналар һәм балалар кием-салымга һәм көнкүреш әйберләренә мохтаҗ. Калинин районы хакимияте зыян күрүчеләргә вакытлыча торак бирде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bashinform.ru

 Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын бала үлгән