Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сеңлесен янгыннан коткарган

Сигез яшьлек баланың гамәлләре соклану тудыра.

9 декабрьдә көндез Туймазы районының Серафимовка авылында йортта янгын чыккан. Коткаручылар урынга килгәч, бер катлы агач йорт януын ачыклаган. Алар утны сүндергән.

Янгын чыккан вакытта йортта ике бала: сигез яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз булган. Тагын бер 13 яшьлек бала мәктәптә булган. Сигез яшьлек малай икенче бүлмәдә төтен чыкканга эшләп киткән янгын хәбәрчесе тавышын ишетә һәм каушап калмый, тиз генә сеңлесенең кулыннан тотып урамга алып чыга. Беркем дә зыян күрмәгән.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, прибор ике ел элек йортка күпбалалы гаилә буларак ташламалы программа буенча урнаштырылган.

"Янгын хәбәрчесенең батареяларын вакытында алыштырган һәм бу гади гамәлләр ярдәмендә балаларын коткарып калган ата-аналарның гамәлләренә тиешле бәя бирергә кирәк. Прибор вакытында эшләп киткән һәм куркыныч турында кисәткән, дип яза Кызыл таң. Ә балалар аның көчле тавышы яңгырагач нишләргә икәнен төгәл белгән ", - дип ассызыкладылар МЧС идарәсендә.

 

Автор: Резеда Галикәева

Фото: Башинформ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын