Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөенчебез бик зур (+фото)

Әле күптән түгел генә төзелгән мәктәп-бакчабыз балалар шау шуына күмелеп, ямь өстенә ямь өстәп, гөрләп эшләп тора. Бакчабызга балалар бик яратып йөриләр!

Чапшарыбыз көннән-көн матурая, зурая. Рәхәтләнеп яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр, искитәрлек мәчетебез бар! Әле күптән түгел генә төзелгән мәктәп-бакчабыз балалар шау шуына күмелеп, ямь өстенә ямь өстәп, гөрләп эшләп тора. Бакчабызга балалар бик яратып йөриләр! Әти-әниләр белән дә уртак тел табып, ярдәмләшеп эшлибез. Алар ярдәме белән бик матур уен мәйданчыгы ясап куелды, бакчабызның алгы ягының матурлыгы да аларның алтын кулларының нәтиҗәсе. Аларның ярдәмен һәрдаим тоеп, кулга-кул тотынып эшлибез. Алай гына да түгел, авылның төрле кешесе ярдәм итәргә әзер тора безгә. Әнә Рәфкать Камалетдинов балалар Сабан туе буласын ишеткәч, мәйданчыгыбызны ялт итеп чистартып, печәнен чабып куйды! Шундый ярдәмчел әти-әниләребез, авылдашларыбыз булганда эшлисе дә эшлисе әле! Сезгә коллектив исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Салиха Гаязова,
Чапшар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авылы