Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үсентеләргә чүлмәкне үзебез ясыйбыз

Түтәлләрне каплый торган тукымадан (спанбонд, лутрасил) үсентеләргә чүлмәкләр ясый аласыз. Бу тукыма бик арзан тора, җиңел, һава кертә.

Форма ясау өчен төпсез биек түгәрәк савыт (консерв банкасы) кирәк. Спанбондны шуңа чорнарга. Кырыен һәм төбен бөкләп, скотч белән ябыштырырга. Эченә туфрак тутырырга. Консерв банкасын сак кына тартып алырга һәм әрҗәгә куя барырга. Тыгызлап тезгәндә алар бер-берсен тотып тора, күп урын алмаячак. Спанбонд һава кертә, мондый чүлмәктә үсемлек яхшы үсәчәк.

Чүлмәкне ламинат астына җәя торган материалдан да ясап була. Ул ныграк, әмма һава кертми, кырыйларын инә белән тишкәләргә онытмагыз.

Таһирә ӘХМӘТХАНОВА,

Сарман районы Җәлил бистәсе.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга