Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сентябрьгә халык сынамышлары

8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.

9 – күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.

10 –  чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

11– торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

12 –  пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.

13 –  көньяктан искән җил солы уңышының мул булуы турында сөйли.

14 – кояш кызарып баеса, көннәр суыта.

15 –  кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.

16 –  иртән томан төшсә, коры, аяз көннәргә ишарә.

17 – иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.

18 –  урманда миләш әз икән, октябрь коры, күп булса – елак килер.

19 –  иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.

20 –  чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга язгы сабан культуралары, борчак һәм кыяр уңар.

21 – куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.

22 –  черкиләр күренсә, кыш җылы килер.

23 –  гөмбә күп икән, кар әз булыр яки киресенчә.

24 –  кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә, кыш суык булыр.

25 – җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.

26 –  көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.

27 –  көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.

28 –  торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.

29 – җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.

30 –  торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Гөлгенә Шиһапова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар