Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сер булмаса әгәр...

"Хөрмәтле редакция! Без, Балтач халкы, инде ничә еллар аскы - ачык базардан файдаланабыз. Андагы тәртиптән дә, сатучылардан да, товарларның күплегеннән дә бик канәгатьбез.Әмма бүгенгәчә аның кемнеке булуын, бу эшләрнең һәммәсен кем оештыруын белмибез икән. Сер булмаса, шушы хакта мәгълүмат бирегез әле", - дип мөрәҗәгать итте бер газета укучыбыз.

Бу сорау белән без район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗановны таныштырдык. Һәм газета укучыларыбызга кызыклы булыр дип, соңгы вакытта бик популярлашып киткән «Икмәк» комбинаты каршындагы базар хуҗалары белән дә кызыксындык.
"Аскы базар эшмәкәр Венера апа Җәләева карамагында, дөрестән дә, моңа кадәр бу сәүдә үзәге турында зар-моңнар ишетелгәне юк. Шулай ук «Икмәк» комбинаты каршында пәнҗешәмбе көннәрендә эшләүче базарны да райондашлар үз итте. Әлеге базарда сатуга рөхсәтне Балтач шәһәр тибындагы поселок башкарма комитетыннан аласы, ә сату урыннарын "Икмәк" җитештерү оешмасы арендага бирә. Әлегә атнага бер генә көн эшләсә, сатучылар, сатып алучылар кирәксенсә, бу базарны да көндәлек эшләтү мөмкинлеге бар," - диде ул.

Эшмәкәр Венера ханым да үз карамагындагы базарга сату белән керүдә бернинди проблема булмавын, бәяләрнең бик кечкенә булуын, барлык сораулар белән базар эчендәге кибеттә сатучы Гөлнарага гына мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250