Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сергей Мухин Югары Ушмага “бәйләнә” башлады

Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин халык белән бергә Ушминка елгасы ярларын, су буйларын чистартты инде, беркөнне Югары Ушмага килеп тә җыелыш җыеп, халык белән уртак фикергә килеп, су буйларын, чишмә тирәсен чистартырга сөйләшкәннәр, һәм кичен өмәгә дә чыкканнар.

Җыелышта ремонт көтеп ятучы чишмә мәсьәләсе дә каралган. Аны башкарып чыгу бакча мөдиренә тапшырылса, иганәчелек ярдәменә "Хезмәт"ебездә-редакциябездә эшләүче, Азьлане газетасы тәрҗемәчесе Зинаида Гришкина алынган.

- Әти исән чакта су буендагы чишмәне төзекләндерергә кызыкты. Авырып киткәч, әйдә, әти, уйлагач эшлик дигән идек, тазаргач, диде. Ләкин аякка баса алмады, үлеп китте. Әтинең теләген алай калдырырга ярамый, шуңа күрә акчасы бездән булсын, дидек, ди Зинаида апа үзе.
Җыелышта участок вәкиле дә катнашкан, төнлә белән авыл урамына каравылчы кую турында да бер фикергә килгәннәр, ике хуҗалык бергә каравыл торачак икән, ташландык өйләрнең территориясен чистарту да туган тиешле кешеләргә йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250