Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сертификат сора!

Урамда төтен исе сизелсә, я булмаса каядыр төтен күрсәк күңелгә бик куркыныч уй килә: «Кайда нәрсә янамы икән? «Кызыл әтәч» кемне йортсыз калдыра?». Янгынга китергән сәбәпләр төрле. Әлеге язмабыз да хәвеф-хәтәрсез яшәргә теләүчеләр өчен.

Балтач районы күзәтчелек бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда районыбыз күләмендә 29 янгын очрагы теркәлгән. Шуларның 24е шәхси секторда булса, 5се пред­приятие объектларында килеп чыккан. «Кызыл ут»ның киң колач җәюе салкыннар башлану белән аңлатыла. Янгыннарның 60 проценттан артыгы электротехник сәбәпләр аркасында була, аларга төзексез хәлдә булган җылыту мичләре һәм ут белән саксыз эш итү керә. 27нче октябрьдә Чепья авылы «Рабочая» урамы 21нче йортта булган янгынның сәбәпләре күрсәткәнчә, 1971 нче елда төзелгән 6 фатирлы торакта электр җиһазлары алыштырылма-ган булган, ә электр энергиясен куллану арткан. Әгәр моңарчы электр чыбыклары утка, телевизор, үтүк һәм башкаларны куллануга гына яраклы итеп урнаштырылса, хәзер исә фатирларда яшәүчеләр автомат кер юу машиналарыннан да, суыткыч камералары һәм электр энергиясен көчле куллана торган башка көнкүреш җиһазларыннан да файдалана­лар. Моңа карап электр чыбыклары алыштырылмаган һәм бөтен җиһазларны да тоташтыр­гач, челтәрдә кирәгеннән артык көч тотылып, кыска ялганыш килеп чыга. Шуңа күрә электр энергиясен көчле кулланучылар саклау автоматлары белән аерым линияләр эшләтергә тиеш. Электр җиһазларын монтажлау өчен электр белгечләрен җәлеп итү зарур. Соңгы вакытта шәхси секторда төзелеш һәм ремонт эшләре күп алып барыла. Кибетләрдә төзелеш материалларының ассортименты бик зур, алар рәтендә яна торган­нары һәм янганда токсинлылык матдәләре бүлеп чыгара торганнары да бар. Мондый ма­териалларны сатып алганда сатучыдан янгын куркынычсызлыгы буенча сертификат сорап алырга кирәк.

Сертификаты булырга тиешле материаллар исемлеге: электр челтәрен саклау аппаратла­ры; автомат өзгечләр (выключатель); электр кабельләре; поливинилхлоридтан, төзелеш, эшкәртү, каплый торган материаллар; текстиль һәм стекловолокнадан булган стена һәм түшәм өчен эшкәртү материаллары; җылылык һәм тавыш изоляциясе материаллары, мине­раль мамыктан җылыткыч, пластмассадан, резинадан, эпоксид, полиуретан һәм башка су­маладан идәннәргә җәя торган әйберләр; түбә һәм гидроизоляция материаллары; кабель короба һәм полимер материаллардан каналлар. Сертификатның булмавы, бу материал­ларның сертификация үтмәвен һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәвен әйтә. Без дә үз чиратыбызда сертификатларны тикшерү буенча чаралар үткәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев