Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте су ташуга әзерләнә

Карның күпләп эрү һәм елгаларның боздан арчылу чорына күчәргә әзерләнү кысаларында,«Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасының электр челтәре комплексының бина һәм корылмаларының, җиһазларының авариясез, ышанычлы эшләвен тәэмин итүче чараларны тормышка ашыра.

Карның күпләп эрү һәм елгаларның боздан арчылу чорында, республиканың су басу куркынычы булган зоналарында яшәүчеләргә, электр тапшыру линияләре һәм трансформатор подстанцияләре янәшәсендә аеруча сак булырга кирәк. Энергетиклар аларга 10 метрдан да якын килмәскә киңәш итәләр.
Әгәр дә йортыгыз хәбәр ителгән су басу яки торакларга су ташкыны якын ук килү куркынычы игълан ителгән районга керә икән, электр энергиясен алдан ук өзеп кую отышлы.
Әгәр дә электр чыбыгының өзелүен, электр тапшыру линиясе баганасының су юдырту аркасында авышуын, трансформатор подстанциясен су басуны күрсәгез, бу хакта район электр челтәренең диспетчер хезмәтенә (РЭС) яки компания «кайнар линия»сенең 8-800-2000-878 бушлай телефоны буенча, Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә яки җирле хакимияткә хәбәр итегез.
Экстремаль очракларда ярдәм сорап Бердәм коткару хезмәтенә (01, 112 - мобиль телефоннан), полициягә (02), ашыгыч ярдәмгә (03) мөрәҗәгать итегез. Ә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина һәлакәтләре республика үзәгенең оператив дежур торучысы номеры - (843)293-49-95. РЭСның контакт телефоннары баганаларга, подстанция трансформаторларының ишекләрендә күрсәтелгән. Зарарланган энергообъектларга һич кенә дә якын килмәгез. Бу чаралар электр тогы сугуны булдырмый калырга булышалар һәм республика халкын электр куркынычсызлыгы белән тәэмин итәләр.
Фото: http://newsland.com/news/detail/id/268021/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250