Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сез бәрәңге алдыгызмы әле? «Икенче икмәк» уңышы куандырырлыкмы быел?

«92 яшем белән барсам да, бакчада кайнашырга яратам», ди Шәмсенур әби.

Авыл халкы бәрәңге ала. Кайберәүләр инде алып бетереп, урнаштырып та куйды. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? «Икенче икмәк» уңышы куандырырлыкмы быел?

Рәйсә Фәйзрахманова, Кенәбаш авылы: "Бәрәңге узган ялларда балалар һәм оныклар белән бергәләп алдык. Баштарак корылык булгач, бәрәңге үсмәгәндер дип шикләнгән идек. Сөендек: уңыш бик әйбәт булды».

Шәмсенур Насибуллина, Балтач бистәсе: «92 яшем белән барсам да, бакчада кайнашырга яратам. 8 сентябрь көнне иң элек сайлауда катнаштык, аннан соң гаиләбез белән бергәләп бәрәңге алдык.  Бәрәңгене җәй буе су сибеп үстердем. Уңыш искиткеч булган».

Илдар Низамов, Шода авылы: «Елына күрә ярыйсы дип әйтсәк тә, уңыштан бик канәгать. Берничә төрле сорт утырткан идек, барысы да уңды. Инде еллар тыныч булып, исән-сау куанып ашарга язсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге