Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә сез чын балны аера беләсезме?

Аның җиңел генә берничә ысулы бар.

Без үзебезнең сәламәтлекне ныгыту өчен барлык авырулардан да ярдәм итә торган “тылсымлы дару” эзлибез. Шул эзләгән даруны табигатьтән табарга мөмкин булуын уйлап та карамыйбыз. Мәсәлән, гади генә балның сәламәтлек өчен файдалы булуына күпләр игътибар да итмидер. Тик моның өчен аны көн саен бер калак булса да кабарга кирәк.

Әлбәттә, чын балның гына дәвасы тия. Аның чын бал булуын ничек белергә соң?
 
Берәүләр аны “химик карандаш” белән тикшереп карарга куша. Билгеле булуынча, төкерекләсәң, ул зәңгәр төстә яза. Моның өчен балны кулга сөртеп, өстеннән шул карандаш белән сызып карарга кирәк. Әгәр зәңгәр эз калса, димәк, балга нәрсәдер кушканнар.
 
Икенчеләр исә балны суга салып карый. Балны стакандагы суга салыгыз, чын бал тулысынча эреп бетәр, стакан төбенә юшкын утырмас.
 

Ә кемнәрдер яхшы балны тану өчен кәгазь салфетка куллана. Балны салфеткага тамызыгыз, шул урын юешләнеп китсә, бу инде чын бал булмый, дип яза Кызыл таң.

 
 
Фото: pixabay.com/ru

 Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бал корты