Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сез дә йоклап китәлми интегәсезме?

Кемдер боргаланып ята, кемдер торып китап укый, ә кемдер сарык саный, әмма йоклый алмый.

Шулай икән, менә аның иң шәп ысулы.

Техас университеты галимнәре ничек тиз генә йоклап китәргә һәм йокының сыйфатын яхшыртырга икәнен ачыклаган. Бу бик гади - җылы ванна керергә кирәк, дип яза "Интертат".

Галимнәр йокы сыйфаты турында 5322 тикшеренүне анализлаган. Әлеге тикшеренүләрдән күренгәнчә, җылы ванна кергәннән соң, 10 минутка иртәрәк йоклап китеп була икән. Суның температурасы 40-43 градус җылы булырга тиеш.

Җылы ваннага йокларга ятканчы 90 минут кала керү яхшырак. Галимнәр моны иң оптималь вакыт дип саный. Шул вакытта гына иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Җылы су йоклап китүне дә тизләтә һәм йокының сыйфатын да яхшырта.

Интернет битләреннән

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр