Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сез нинди күрше?

Сез нинди күрше?

Фәридә Сафиуллина (хуҗабикә):
- Әлеге сорауга җавап бирүе авыр һәм катлаулы. Сиңа яхшы мөнәсәбәттә булсыннар өчен, иң беренче чиратта үзеңнең яхшы булуың кирәк. Хәдисләрдә күрше хакы турында бик күп язылган. Шуңа да без аларга хилафлык китерми, күршеләр белән матур мөгамәләдә яшәргә тырышабыз. Җәен бакчабызда җиләк-җимеш, яшелчә өлгергәч тә иң элек күршеләребез белән бүлешәбез.
Тәбрис Газыймҗанов (укытучы):
- Минемчә, бу сорауга күршеләрем тулырак җавап бирә алыр иде. Мин үзем күршеләремә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Сүз матди ярдәм турында гына бармый. Кайвакыт рухи ярдәм күпкә кыйммәтрәк була. Авыл җирендә яшәгәнлектән, җәен печән өсте, көзен бәрәңге алу эшләре дигәндәй, һәрберсенә ярдәмгә ашыгам. Чөнки күршеләр һәрвакыт терәк, һәрвакыт кирәк.
Илсөяр Ибраһимова (тәрбияче):
- Без 10 гына йорттан торган искиткеч матур урамда үзара дус, тату булып гомер итәбез һәм әйтергә кирәк, һәммәбез дә бик яхшы күршеләр. Үзебезне чын күршеләр дип саныйбыз. Чөнки гозер белән кергән бер генә кешене дә кире борганыбыз юк. Күршеләребезгә ярдәм итә алуыбызга шөкерана кылып, үзебезнең генә түгел, аларның да уңышларына сөенеп яшәвебезне зур бәхет дип саныйбыз.
Люция ханым (күпкатлы йортта яшәүче):
- Күпкатлы йортта яшәүчеләр арасында чыгучы низаг-ызгышларның төп сәбәбе бер-берсен хөрмәт итмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Минем өчен кешене хөрмәт итү, аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу иң мөһиме. Мин күршеләрем белән тату, дус яшим, башкаларга да шуны киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250