Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сез тыл хезмәтчәне түгел!

Октябрьский шәһәрендә 12 өлкән кеше "ветеран" статусын алу өчен суд юлында йөрергә мәҗбүр булган.

Октябрьский шәһәре прокуратурасы урындагы халыкка Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне статусын алырга ярдәм итте.

Моның өчен нигез булып, прокурор тикшерүе нәтиҗәләре тора, анда сугыш елларында 12 кешенең, өлкәннәр белән беррәттән, колхозларда эшләве ачыклана. Шул ук вакытта тылдагы эшләрен раслаучы документлар сакланмаган, шуңа бәйле рәвештә гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарткан булганнар.

Прокуратура шаһитлар күрсәтмәләрен тәкъдим итте, алар нигезендә суд мөрәҗәгать итүчеләрнең сугыш елларында ким дигәндә алты ай тылда эшләү фактын билгеләү турында карар чыгарды.

Күзәтчелек ведомствосы таләпләре суд тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карарларының үтәлеше прокуратура контролендә, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тыл ветераны