Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сезгә нинди «Хезмәт» кирәк?

Газета укучылар фикерен өйрәнәбез

Җәмилә СИБӘГАТУЛЛИНА - элекке актив хәбәрчебез, Иске Салавыч:
- Күршеләр дә, кайбер танышлар да атнага ике тапкыр килгәндә күңеллерәк иде ди. Минем үземә болай да ошый, эчтәлеге бик матур, укырга материал күп. Барысы бер көнне килү генә җайсызрак. Безгә, мәсәлән, җомга көнне алты газета килә. Атна буе укырга җитә. Алтысы алты көнне килсә бик әйбәт булыр иде дә, без әйткәнгә карап кына берни үзгәрми бит.

Нурия НӘБИУЛЛИНА, Шеңшеңәр авылы:
- "Хезмәт" - гаиләбезнең аерылгысыз дусты. Район газетасыннан башка тормышны күзалдына китерә алмыйм. Әмма газета да башка өлкәләр кебек замана белән үзгәреш кичерә. Без "Хезмәт"не атнага өч тапкыр чыкканда да, ике тапкырга калгач та яратып укыдык, көтеп алдык. Инде бүген газета атнага бер чыга, әле дә сагынып көтеп алабыз, гаиләбез белән бергәләп укыйбыз, иң мөһиме чыксын гына.

Миңнегөл РӘХМӘТУЛЛИНА, мәгариф ветераны:
- Шәхсән үзем өчен газетаның күп битле булып чыгуы начар түгел, әмма атнага бер мәртәбә генә өйгә килүенә ияләшеп бетеп булмый. Моңарчы район хәлләрен даими белеп торсак, хәзер атна ахырына кадәр «районда ниләр бар икән?» дип көтәргә кала. Бөтен кеше дә сайт укымый, кемгәдер сәламәтлек ягыннан да компьютерга якын килү зыянлы булырга мөмкин. Чыксын күп битле булып, әмма атнага ике килсен…

Мансур ФӘЙЗРАХМАНОВ, Кенәбаш авылы:
- «Хезмәт»нең атнасына 3 тапкыр чыккан вакытларын яхшы беләм. Нинди генә форматта булса да, кыска хәбәрләре дә урын алды, күләмлеләре дә сыйды. Татлы ризык ашагандай тәмләп, йотлыгып укып бардык. Әлеге рәвештә чыгуын да кабул итәбез үзе, әмма сагындырып килүе генә сиздерә…
PS. Хөрмәтле райондашлар! Еш кына редакциябез телефоннары "Хезмәт"кә язылырга соңга калганбыз, сездән генә алып булмыймы газетаны" дип чылтырый. Газетабызның һәр чыккан санын Балтач бистәсе үзәгендәге универмагта урнашкан чәчәкләр сату ноктасыннан (керүгә сул якта) һәм район үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катындагы киосктан сатып алырга була.

1 апрельдән почта бүлекчәләрендә матбугатка язылу кампаниясе башлана, быелның икенче яртыеллыгына "Хезмәт"кә язылырга соңга кала күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250