Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сезне көтеп уза гомер»

Исемнәре җырларга салынган почтальоннар юк инде алар дисезме?! Ялгышасыз! Бар алар! Менә бу фоторәсемдәге ханымнарга гына күз салыгыз, үзләре горур, йөзләрендә эшләреннән канәгатьлек чалымнары сизелеп тора. Салавыч авыл җирлегенә кергән авылларга хезмәт күрсәтүче почтальоннар алар. Үзләренең һәркем өчен «сөйкемле сөяк» икәнлекләрен тоеп эшлиләр, хезмәтләреннән тәм, тормышларыннан ямь табып яшиләр.

Почта хезмәте гасырлардан-гасырларга үзенең рәхимлелеге белән дан тоткан игелекле хезмәт. Хат ташучылар элек-электән һәрбер йортта көтелгән кунак. Шәхсән үзем, хәбәрче кеше булгангадыр инде, гел аларны көтеп яшим. Бер мин генә түгел, барыбыз да шулай. Бигрәк тә олыгайгач көтелә, лаеклы ялдагылар пенсия, субсидия, яраткан газета-журналларын көтә. Аларга бәйлелек, аларны көтү гомер буе бетмәс, ахры. Нинди генә заманча элемтә чаралары барлыкка килмәсен, безне редакцияләр белән бәйләүче, «кавыштыручы» тере механизм булып кала бирәләр. Газета-журналлар-дан тыш, «кәҗүнни» конвертлар да китерәләр әле алар. Хәзер бит ГИБДД хезмәткәрләре «вак-төяк» гаебебез, тизлекне арттырып чапкан өчен туктатып, тоткарлап, сәгатьләр буе беркетмә төзеп азапланмый, «карточкага төшереп» хат белән генә җибәрә. Күрәсең килсә дә, килмәсә дә, андый «кәҗүнни» хатлар суд приставыннан да, салым инспекциясеннән дә ява. Почтальоннар гына түзсен дә (алар-ның һәрберсен кул куйдыртып тапшырасы), кесәләр генә чыдасын. Почтальоннарның түземлелегенә сокланам мин. Шул пенсияне утка-суга, газга түләүгә чигергәч, акчаның кимүенә дә аңа читенсенә бит.
Иске Салавычның бер өлешендә Әлфия Рәхмәтуллина инде менә чирек гасыр әлеге игелекле вазыйфаны башкара. Авылның икенче өлешенә аның бертуган сеңлесе Гөлфия Латыйпова хезмәт күрсәтә. Почтальоннарның иң өлкәне, тәҗрибәлесе - 26 елдан артык күрше Сәрдегән халкын игелекләндерүче Дания Һидиятова. «Күрше» генә булса да, барып-кайтулары ун чакрымнан арта, әле моңа авыл эчендәге урам-тыкрыкларны әйләнеп үтү керми. Дөрес, соңгы елларда, шәхси транспортлары барлыкка килгәч, ире белән уллары җәяү йөртмиләр үзен. Ә менә аңарчы булган хезмәт еллары карлы-буранлы, яңгырлы-пычрак көннәрдә ике авыл арасын авыр, зур сумкасын җилкәсенә аскан килеш, посылкалар төягән чананы тартып үтте. Әле алай гынамы, әйбергә кытлык вакытында авылдашларына «үзәк»тәге кибетләрдән кирәк-яракны күтәреп ташыды. Гомер юлдашы Илфак бик игелекле, ярдәмчел булды үзенә, җае чыккан саен ике тәгәрмәчле «матае» белән каршы-сына килеп җитә иде. Почтальоннар газета-журнал өләшү, хат тарату, төрле түләүләрне җыюдан тыш алтышар мең сумлык товар да сатарга тиеш әле. Бу планны да җиренә җиткереп үтәргә тырышалар. Биктәш, Яңа Салавыч авылы почтальоннары Люция Тихонова белән Раушания Саттароваларның да эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Раушанияне Яңа Салавычлылар ягымлы, йомшак телле булганы өчен яратсалар, Люцияне авылдашлары төгәллеге, фидакарьлеге өчен хөрмәт итә. Алар белән Салавыч почта элемтәсе мөдире Алсу Хәбибуллина җитәкчелек итә. Салавыч почта бүлекчәсенә кергән авылларга ЮОгә якын «Ватаным Татарстан», 143данә «Татарстан яшьләре», «Юлдаш» газеталары килә. Иң күбесе, әлбәттә, район газетасы «Хезмәт» - 324 данә килә.
Ел фасылларының кәйсезлегенә карамастан, кышкы зәмһәрир салкыннарга, җәйге аяктан егарлык эсселеккә бирешмичә, һаман да бәхет-шатлык өләшүдә безнең почтальоннар. Бәйрәм котлауларын ирештерүче дә алар бит! Үзләренә дә имин юллар, аяз, куанычлы тормыш насыйп булсын. Рәсемдә: сулдан уңга - Д.һидиятова, Р.Саттарова, Г.Латыйпова, Ә.Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250