Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сезон чорында иң баллы һәм иң матур кавынны ничек сайларга?

Кавын – карбыз белән бергә сатыла башлый торган иң татлы ризык.

Әгәр өлгергән карбызны сайлавы җиңелрәк булса, кавын сайлаганда күбрәк тырышырга туры киләчәк. Еш кына карап торышка өлгергән сыман күренеп торган кавын урталай кисеп җибәргәч яшел яки баллы булмый. Яхшы җимешне ничек билгеләргә соң? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре иң тәмле һәм өлгергән кавынны сайлап алуда ялгышлык җибәрмәс өчен нишләргә кирәклеге турында өйрәтер.

       Сатып алу чоры – иң мөһим момент. Без ярата торган кавыннарны инде июнь аенда ук Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан якларыннан кайтара башлыйлар, ләкин елның бу чорында кавын әле баллы булмый. Ә инде җәй азагына таба – көз башланганда көтеп алынган кавын чоры башлана. Шуңа күрә дә нәкъ шушы чорда рәхәтләнеп кавыннан авыз итеп калырга кирәк. Бу вакытка кадәр киштәләрдә яткан кавын, иң яхшысы дигәндә, ерак чит илдән кайтартылган, иң начары дигәндә, тизләтелгән рәвештә өлгертелгән һәм, әлбәттә инде, бу очракта файдалы препаратлар яки чаралар кулланылмагандыр. Шулай итеп, бахча җимешләренең табигый өлгерү сезоны август уртасына туры килә. Иң тиз өлгерешле сортлар — июль ахырында – август башында пешеп җитә. Моннан нәтиҗә: бахча җимешләре: карбыз белән кавынны август ахырыннан башлап октябрь азагына кадәр алу максатка ярашлы булыр.

      Кавынның күпчелек сортлары арасыннан Россиядә аның "Колхозница" һәм "Торпеда" дигән ике төре аеруча киң сорала.

Баллы, өлгергән кавынны сайлап алу өчен билгеле бер критерийларны истә тотарга кирәк:

     Өлгереп җитешкән кавын исе. Кавынның өлгергән булу-булмавын аның исеннән белергә була. Татлы һәм өлгергән кавыннан җиңелчә хуш ис килеп тора. Әгәр дә кавынның бөтенләй дә исе булмаса, яисә, иң начары дигәндә, аннан яшеллек исе килеп торса, мондый җимешне читкә алып куегыз.

      Кавынның дөрес тавышы. Карбыз кебек үк, кавынның да өлгергән булу-булмавын ачыклау өчен аңа уч төбе белән суккалап карарга була. Карбыздан аермалы буларак, өлгергән кавынга суккалаганда аннан яңгыравыклы түгел, ә тонык тавыш ишетелә.

       Кабыгы. Кавынны дөрес сайлап алуга бәйле тагын бер сер аның кабыгында: җимешнең тышлыгы аз гына басып караганда пружина кебек булырга тиеш. Ә инде кавынның кабыгы бик йомшак булып, аңа басканнан соң бармак эзләре калса, димәк, ул артык өлгергән, дигән сүз.

http://aktanysh-rt.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кавын