Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шалканнар шалкансыз калган? (+фото)

Көшкәтбашлылар "Бар Шалкан дигән атыбыз, шалкан үстерде кайсыбыз?" дигән сорау белән конкурс игълан иткән иде.

Әмма шалканлылар быел  шалкан үстермәгән булып чыкты. Аның каравы, күрше Түнтәр авылында шалкан үстергәннәр. Төгәлрәге, иң зур шалканны Гөлнара Шәрәфиева үстергән.

“ Адашым молодец!!! Нинди зур шалкан үстергән. Юкка түгел инде ул... Безнең Шалкан белән бәйләнешләре дә бар бит. Аның әнисе Әминә апа күп еллар элек безнең Көшкәтбаш мәктәбендә укыткан. Безнең авыл кызы Гөлсинә Гөлнараларның киленнәре. Менә бит эш нидә. Әле без Гөлнараның гөлләр, чәчәкләр яратуын да беләбез. Иртә яздан тотынып көзгә кадәр аларның өй тирәсе шау чәчәккә күмелеп утыра”, дип яза  ШАТ-Көшкәтбаш төркеменә Гөлнара Рәхматуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев