Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шамил Гариф улы Гариповка 8 май көнне 90 яшь тулды (+фоторепортаж)

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә шушы җиңүгә зур өлешен керткән, балачагын һәм яшүсмер елларын сугыш урлаган Шамил ага Гариповның гомер бәйрәме булды.

Нөнәгәр авылында яшәүче Шамил Гариф улы Гариповка бүген - 8 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, "Наз" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, авылның ветеранннар советы рәисе һәм имамы Наил Салихов, "Кызыл юл" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Фердинант Хәйруллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
- Сугыш... Еллар тыныч булмады, тормышлар куркыныч астында иде. Сугыш чорында энеләрем, бер сеңлем үлде. Ә Нәҗип, Нәкыйп, Камил исемле өч абыемны сугышка алдылар. Аларның икесе яу кырыннан кайтмый калды. Гаиләбез өчен зур югалтулар...
Сугыш башланганда 7нче классны бетергән елым иде. Колхоз рәисе эшкә чакырды, атлар карадым. 17 баш ат иде кул астымда. Әтием дә ат караучы булып эшләде. Бер-беребезне алмаштырып, ат көтүләре көттек. Әти белән шулай итеп, 28 ел бергә эшләдем. Кыш айларында пилорамада такта яру эшенә керә идем, Саба районының Мишәбаш, Алексеевск якларына урман кисү эшләренә чыгып китә идек. Әле тагын 6 ел тракторда плугорист булып, җир сукалау эшен дә башкардым. Нинди эш булса, шуңа куштылар, ул заманнарда сайланып тору юк иде, эшләп яшәдек, - ди Шамил ага үткәнгә "борылып", тормыш сукмаклары буйлап үтеп.
1955 елда Динә апа белән кавышып, бүгенге көнгә кадәр 62 ел бергә матур, күркәм гомер юлы үтәләр. 5 бала тәрбияләп үстереп, һәркайсын олы тормышка озатып, 14 онык, 13 оныкчыкларының шат авазларына сөенеп, тормыштан канәгать булып тормыш итәләр. Гариповлар - Нөнәгәр авылының олы хөрмәткә лаек, үрнәк гаиләсе дә.
Авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов Шамил абый хакындагы җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен килгән кунаклар белән дә уртаклашты: "Шамил абый авылыбызның абруйлы, мәртәбәле кешесе. Аның сүзенә авыл халкы һәрчак колак салды. Ул авылның тормышы, һәр яңалыгы белән кызыксынып, борчылып яшәде. Идарәгә килеп кереп, Альфред, әйдә нинди эш башкарасы бар, авылда нинди яңалыклар бар?" дип кызыксынып килеп җитә иде. Аның кебек тулы канлы тормыш белән яшәгән, авылның аксакалы булган өлкәннәребез булу безгә дә куаныч. Сугыш чорында, хәтта динне катгый тыйган совет чорында да качып кына булса да уразасын да тоткан, намазын да укып бара алган шәхес ул. Дингә булган хөрмәте һәм ышанычы белән авылыбызны мәчетле итте дә инде! Әле дә тик тора белми ул, 90 яшен тутырса да каралты-кура тирәсендәге эшләргә чыгып булышырга тырыша. Элеккеге гадәт буенча һәр нәрсәне барлап, күзәтеп кенә тора. Алга таба да озак еллар Динә апа белән хәерле, бәрәкәтле, имин тормышта яшәргә насыйп булсын әле ", диде.
Ил агасы булган картка карата күпме ихтирам, күпме хөрмәт чагыла авылдашлары тарафыннан. Әйе, Шамил абый Нөнәгәр авылында мәчет торгызу эшендә башлап йөрүче була. Аның тырышлыгы белән яңа мәчет сафка баса һәм лаеклы ялга чыккач 22 ел буе авылда имам вазифасын башкара. Балаларын, оныкларын да изге теләгеннән, хәер догасыннан калдырмый. Аларга үгет-нәсыйхәтләрен биреп, дин кушканча яшәргә чакыра.
- Озак яшәвемнең дә сере гел шулай хәрәкәттә булуда, дин кушканча яшәвемдәдер, мөгаен. Хәләл ризык, аек акыл белән яшәгәнгә күңелем дә тыныч булды. Балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз да "Әти-әни, әби-бабай", диеп өзелеп торалар. Аллаһыга шөкер, кияү-киленнәрем дә бик хөрмәт итәләр. Картлыгыбыз бик бәхетле көннәргә туры килде. Бик канәгать һәм бик рәхмәтлебез без аларга. Картлык көннәрендә үзләренә дә шундый кадер-хөрмәт күреп яшәргә насыйп итсен Ходай! - ди Шамил ага күңеле түрендәге хисләрен ирештереп.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250