Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шамил Садыйков: "Татмедиа" - "Telegram"да язылучылары буенча лидер

Татарстанда яңа буын журналистларын әзерләүгә юнәлдерелгән "Татмедиа Junior" проекты эшли башлады.

Социаль челтәрләр һәм мессенджерлар абунәчеләрне бик тиз арттыра, аларда контент булдыру һәм куллану буенча үз культурасы формалаша. Шуңа күрә «Татмедиа» АҖ бу платформаларда яңа медиа булдыруга инвестиция бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Без ресурсларның 70%ы яңа медиа булдыруга, шул исәптән Telegram һәм ТікТок проектларын үстерүгә юнәлдерергә ниятлибез. Хәзер яшь аудитория бу ресурсларга актив керә, шуңа күрә безнең өчен төп бурыч — пабликлар үсешен тәэмин итү", - диде Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанның баш медиахолдингы Telegram да абунәчеләр саны буенча Татарстанда ММЧ арасында беренче урында тора һәм ТікТок аудиториясен актив үстерә. «Күпләр балалар шуклыгы дип саный, әмма ул Instagramны кулланучылар контент куллануга тоткан вакыт күләме буенча узып киткән инде. Вакытлар узу белән ТікТок аудиториясе үсәчәк кенә, контент сыйфаты артачак», — дип фикерләре белән уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.

Шамил Садыйков хәбәр итүенчә «Татмедиа»ның ТікTок аккаунтына 14 меңгә якын кулланучы язылган,  кайбер видеороликлар миллионнан артык каралган. «Безнең өчен ТікТок - киләчәккә инвестицияләр, вакытлар узу белән бу аудитория өстенлек итәчәк. 5 ел элек төп социаль челтәр „ВКонтакте“ булса, хәзер аудиториянең кызыксынуы Instagramга күчте, тора-бара ТікТок-ның чираты киләчәк. Безнең балалар телевизор карамыйлар, газеталар укымыйлар, радио тыңламыйлар, социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан яңалыклар беләләр. Аларны традицион массакүләм мәгълүмат чаралары белән мавыктыру мөмкин түгел, һәм бу „Татмедиа“ өчен иң төп бурыч булып тора», — дип ассызыклады генераль директор.

Медиахолдингның тагын бер төп бурычы - YouTube проектларын үстерү. Ул "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын" һәм "Идел" журналларын укучыларны берләштерә. Алар инде туган телне, тынычлыкны, космосны, табигатьне һәм тормышның башка өлкәләрен өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырганнар.

"Татмедиа Junior" проекты безгә YouTube, Instagram һәм ТікТок-ларда эшли белүче журналистларны әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белемнәр һәм технологияләр белән иҗат хезмәткәрләренең яңа буыны булачак. Без медиаконтентны кулланудагы үзгәрешләргә әзерләнергә тиеш һәм бу юнәлештә ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән эш алып барабыз», — дип аңлатты Садыйков.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телеграм канал ТикТок