Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шаркылдык шомырт кортлары

Көн саен эштән 12дә кайтып китәм. Чатны узып, урамга кергәч, күршеләребезнең шактый зур, барыбызны да сыйлый торган шомырт агачы ягыннан балалар сөйләшкән тавыш килә.

Тавыш килә, якында гына җитмәсә, ә кешеләрне таба алмыйм. Койма артларына кереп эзләп йөрим, аска карыйм, өскә карыйм, гараж артларын күзәтәм – берсе юк, ә юл кырыенда өч сәпит. Һәм көн саен шул ук хәл. Бу мине берзаман бик туйдыра башлады. Башка берсен дә эзләмим, дип сүз бирдем дә, башны да бормыйча теге шомыртны узып китәргә ниятлим. Әйе, китәрсең. Тагын сөйләшкән-көлешкән тавышлар килә. Шунда ук ни өчендер күккә күтәрелеп карыйм да, атлап барган җиремнән катып калам: шомырт агачының иң башында, һәрберсе бер куакта өч малай утыра. Минем күзләр шакмак, аларныкы шар, нәрсә әйтергә, ни эшләргә белмибез. Шул вакытта бөтенебез берьюлы шаркылдап көлә башлыйбыз. Алар – үзләренең шундый хәлдә калуларыннан һәм миннән, мин алардан һәм үземнең дә кайчандыр агач башында шомырт ашап утыруымны искә төшерүдән.

Көн саен эштән 12дә кайтып китәм. Ләкин хәзер шомырт янында көлгән тавышлар ишетелми, чөнки шомырт бетте инде. Ә мин һәр көнне урамнан теге “шомырт кортлары”н күрмәмме, дип, агачның иң очына карап узам.

 

Миләүшә Халикова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы