Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шартлары катлаулы түгел, өстенлекләре күп

Улыбызны, кызыбызны башлы-күзле иттек әле, хәзер менә фатир алырга яки йорт салырга булышабыз дигән сүзләрне әти-әниләрдән еш ишетергә туры килә. Чөнки яшь гаиләләр өчен торак проблемасы һәрвакыт үзәктә булды.

Бүгенге көндә дә фатирлы булырга теләүче гаиләләр бик күп. Ләкин күпчелек кеше «тораклы булырга акча җитми» дигән киртә алдында туктап калырга мәҗбүр. Нәкъ шушындый очракта «Социаль ипотека», «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программалары ярдәмгә килә дә инде. Районыбызда да бу юнәлештә эш бара, әлеге  программаларны тормышка ашыру белән район төзелеш һәм күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге шөгыльләнә.

«Социаль ипотека», «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программалары, аларның нечкәлекләре турында без бүлекнең әйдәп баручы белгече Гөлнара Хөсәенова белән сөйләштек.

– Гөлнара Исрафиловна, районда әлеге программалар белән кызыксынучылар саны күпме?

– «Социаль ипотека» һәм «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программалары буенча гаиләләр мөрәҗәгать итеп торалар. Алар программаларга керү өчен гариза язалар, документлар туплыйлар. Без бу гаризаларны махсус комиссия утырышында карыйбыз. Күп кенә гаиләләр үз көчләре белән генә фатир сатып алырга сәләтле түгел, шуңа да безнең бурыч – гражданнарга дәүләт ярдәме белән тораклы булырга булышу. Әлеге программалар эшли башлаганнан бирле барлыгы дистәләгән райондашларыбыз тораклы булды.

– «Социаль ипотека», «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программаларында барлык райондашларыбыз да катнаша аламы?

– «Социаль ипотека» программасында түбәндәге гражданнар катнашырга хокуклы: бюджет сферасында эшләүчеләр; социаль ипотеканы финанслауда катнашучы оешмада эшләүчеләр; кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар — торак күләменең 10 %ы төзелгән булганда. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләрне социаль ипотека системасында исәпкә кую шартлары: мөрәҗәгать итүчеләр һәм аның гаилә әгъзаларының хезмәт урыны булуы; бер кешегә туры килгән торак мәйданы күләме 18 квадрат метрдан ким булуы; гаилә әгъзаларының яшәү минимумын тәэмин итәрлек һәм торакны милеккә сатып алу буенча агымдагы түләүләрне гарантияләүче даими айлык кереме булуы. Ә «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программасы буенча гариза бирүченең яше 35 яшьтән артмавы, торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булулары, Татарстан Республикасында эшләүләре сорала. Шуны искәртеп үтәсе килә, гариза бирүчеләрнең кайда эшләүләре мөһим түгел, ул шәхси эшмәкәр дә, үзмәшгуль дә була ала. Әлеге барлык шартлар үтәлсә, гаилә учетка алына һәм килешү төзелә.

– Гөлнара Исрафиловна, беренчел керемнәр хакында да аңлатып үтегезче.

– Килешү төзелгәннән соң ай саен әлеге граждан яки гаилә 5832 сум 64 тиен (әлеге бәя 2020 ел өчен) күләмендә акча кертеп барырга тиеш һәм бу сумма фатир алыр вакыт җиткәч, беренчел керем итеп кулланылачак. Шул ук вакытта ул торакның 10 %ын тәшкил итәргә тиеш, ягъни, райондашларыбыз 2 миллион сумлык фатир алырга уйлыйлар ди, моның өчен аларның счетларында 200 мең акча инде тупланган булырга тиеш. Калган сумманы бүлеп түләү мөмкинлеге 28,5 елга кадәр бирелергә мөмкин.

– Бу программаларның өстенлекләре нидә?

– «Социаль ипотека»ның да, «Яшь гаилә өчен социаль ипотека»ның да өстенлеге шунда, әлеге программаларга чиратка баскан көннән алып, гаиләдә бала туган очракта, торак бәясен түләү өчен һәр туган балага 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә. Шуны да искәртеп үтәсем килә, «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программасы «Социаль ипотека»га караганда өстенлеклерәк булып тора һәм кирәкле фатир барлыкка килгәндә, беренче чиратта «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» буенча чиратта торучы тораклы булачак. Торакларга килгәндә алар К.Якуб урамында төзелүче күпфатирлы йорттан да бирелә. Икенче елга бистәнең Каенлык урамында да күпфатирлы йорт төзергә планлаштырыла, димәк, яшь гаиләләрнең вакытында документларын туплап, чиратка басулары кирәк.

– Социаль ипотекалы булу өчен эшне нәрсәдән башларга соң?

– Теркәлү урыны буенча район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә. Кирәкле документларны «Правовая информация РТ» сайтыннан карап белеп була. Яки 2-61-44 телефон номеры буенча шалтыратып кызыксындырган сорауларын бирә алалар.

Өлкәнрәк яшьтәге абый-апалар белән сөйләшсәң, совет елларында оешма-предприятиеләр үзләре торак белән тәэмин итәләр иде, хәзерге яшьләргә бик авыр шул дигән сүзләр ишетергә туры килә. Тораклы булыйм дисәң тиенләп акча җыярга яки банктан кредит алырга кирәк, ярый да әле ышанычлы эш урының булса. «Социаль ипотека», «Яшь гаилә өчен социаль ипотека» программалары нәкъ менә шушы проблеманы күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтү өчен кабул ителгән дә. Безгә бирелми инде ул дигән уйларны читкә алып атып, ябык ишекләргә дә ачканчы шакылдатырга кирәк. Шартлары катлаулы түгел, өстенлекләре күп, шулай булгач максат куярга, документлар туплаудан курыкмаска гына кирәк.

  • Балтачта яшәүче Гүзәл һәм Рәмис Фатыйховлар гаиләсе социаль ипотека программасы ярдәмендә беренчеләрдән булып тораклы булган кеше. – Үз куышың булу – зур бәхет ул. Район башкарма комитетына социаль ипотека программасы буенча мөрәҗәгать иткән идек. Безгә шушы программага керү өчен кирәкле документларны җыярга һәм исәпкә басарга тәкъдим иттеләр. 2010 елда без әзер йорт сатып алдык һәм менә инде ун ел сөенеп яшибез. Әлеге программа күп кенә яшь гаиләләргә фатирлы, йортлы булырга ярдәм итә, шунысы бик сөендерә, – ди Гүзәл тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль ипотека