Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шартлау вакытында исән калган кыз: «Әнинең эзләвен ишеттем дә аягымны тишеккә тыктым»

10 яшьлек кыз үзе котылгач, өченче катта өй стенасы кырыена эленеп калган 5 яшьлек сеңлесенә ярдәм иткән.

8 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге 28 июнь урамында торак йортта газ-һава катнашмасы шартлагач, бер подъезд ишелеп төште. Фаҗига вакытында исән калган балалар турында «Комсомольская правда» яза.

Кыз сүзләренчә, әнисе аның аягын күреп ала һәм шкафны күчерә. Аның сеңлесе исә йорт кырыена эленеп калган һәм өченче каттан чак кына егылып төшмәгән. Хәзер алар хастаханәдә. Бәхеткә, балалар җитди имгәнмәгән диярлек, аларның тәне тырналган, кайбер урыннары бәрелгән.

Шартлаудан соң, йортның өч катында стеналар җимерелә. Имгәнүчеләр арасында ике бала бар. Алар — 10 һәм 5 яшьлек апалы-сеңелле кызлар. Балалар дүртенче катта яши, шартлау өченче катта була. Балалар икесе дә хастаханәдә.

Мәскәү өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкил Ксения Мишонова хастаханәдә төшерелгән видеоны күрсәтте. Зыян күрүче гаилә биредә дәвалана. Роликта Лика исемле кыз фаҗига иртәсен искә ала.

Апалы-сеңелле туганнарны 6:15 сәгатьтә әниләре уята, алар мәктәпкә һәм бакчага барырга әзерләнә. Йокылы-уяулы кызлар иртәнге ашны көтеп утырып тора, Лика тешләрен чистартырга кереп китә. «Кинәт кенә „Тудум!“ тавыш ишеттем дә түшәм ишелде. Мине мендәргә аудым, өстән коляска килеп төште, аннары шкаф ауды», — дип искә ала бала.

Ул ирене ярылуын, кулы яралануын, кан агуын әйтә, аягында күгәргән урын барлыкка килгән.

«Мин янгын чыгар дип курыктым. Сәер ис сиздем, ни икәнен генә аңламадым. Әнинең мине эзләп йөрүен ишеттем. Коляскада тишек күрдем дә шунда аягымны тыктым. Әни мине күреп алды һәм шкафны күчерде, аннары мин чыктым», — ди Лика.

Биш яшьлек Алиса исә йорт кырыена эленеп кала, йорт читен шартлау дулкыны кузгаткан. Бала өченче һәм дүртенче катлар арасындагы тишек өстендә асылынып тора.

«Мин ул тишекне күрдем. Сеңлемне миннән башка беркем дә коткара алмыйсын аңладым», — ди ун яшьлек Лика.

Әниләре нәни кызга селкенмәскә куша, олы баласына сеңлесенә ничек ярдәм итәсен аңлатып тора.

«Мин бассам, без икебез төшеп китәр идек. Лика сеңлесе артыннан китте, мин нишлисен әйтеп тордым. Салкын кан белән, тиз генә эшләдек. Лика Алисаны кулыннан эләктереп алды һәм үзе аркылы артка — минем якка ыргытты, мин тотып алдым», — ди кызларның әнисе Наталья.

Аннары балаларны коткаручылар урамга алып чыга. Алар баскыч куя һәм гаиләгә төшәргә ярдәм итә.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылды. Әлегә шикле кешеләр билгеле түгел, өйдә шулкадәр күләмдә газ каян җыелуын ачыклыйлар.

Биредә яшәүчеләр фикеренчә, кемдер җылыну өчен көнкүреш плитәсен кабызган. Яки плитәдә ут сүнгән, газ исә чыгып торуын дәвам иткән.

Хәрабәләр астыннан ике кеше мәете табылды, тагын берничә кеше таш арасында булуы ихтимал. 17 кеше зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интерат

Фото: 50.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ шартлаган Йорт ишелгән