Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шатлык нуры балкып торсын!

Әбиләр чуагы барган матур көннәрдә ике бик күркәм бәйрәм билгеләп үтелә – Өлкәннәр һәм Укытучылар көне

Өлкәннәр дөньяның бик күп ачысын-төчесен татыган, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәбез. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга, оныкларыбызга татар халкының әхлак тәрбиясен бирү өчен дә өлкәннәребез кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде, шуңа да аларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.

5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Укытучының хезмәте бик тә авыр, бик тә мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.

Шушы матур бәйрәмнәрне каршы алган көннәрдә “Хезмәт”ебезнең тугры укучысы, озак еллар пионервожатый булып эшләгән, ә бүгенге көндә инде лаеклы ялда булган Җәмилә Сибәгатуллинаны кунакка дәштек. “Югары уңышка” дип аталган чагыннан район газетасына бик яратып язылам. Бүгенге көндә 6-7 төрле газета-журнал алдырам, тик почта әрҗәсеннән алуга иң беренче итеп үзебезнекен – “Хезмәт”нең һәрбер битен укып чыгам”, дип сөендерде олуг кунагыбыз. Пионервожатый булып эшләгән чорыннан күп кенә мәктәп укучыларында үзенә һәм хезмәтенә мәхәббәт, хөрмәт уяткан Җәмилә Абдулла кызын районыбызда белмәүчеләр юктыр. Мәгариф ветераны, үзе дә өлкән буын вәкиле райондашларыбызны күркәм бәйрәмнәр белән котлап, сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаилә иминлеге теләп калды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев