Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шау-шу тудырган чүп

Балтачта җелеккә үткән ике нәрсә бар: берсе - су, икенчесе - чүп. Су проблемасы җәйләрен генә чабудан нык тартса, әмма чүп мәсьәләсе ел әйләнәсе шау-шу тудырып тора.

Берәүләр безнең урамнан контейнерларны ник алдылар дип зарланса, икенчеләре - бушатып китүгә күрше контейнерны тутырып куя, безгә урын калмый дип «елый». Чын башваткыч менә. Коммуналь хуҗалыкның Балтач, Норма җирлеклә-рендә яшәүчеләрнең көнкүреш калдыкларын түгеп торучы бригадасы җитәкчесе Фәргать Шакиров белән әнә шул хакта сөйләшеп утырабыз. Бик күпләрдә канәгатьсезлек тудырган сорауны бирәм үзенә.


- Ни өчен түрәләр яшәгән урамнардан контейнерларны алмыйлар, ди кешеләр. Андагыларга чүпне капчыкка тутырып чыгарса ярамый мени.
- Причем монда түрә, яки башка берәү. Балтачның Нариман, Тукай исемендәге һәм Комсомол урамнарын әйтәләрдер инде. Карл Маркс, Пионер, Булатова, Некрасов, Чанышев урамнарында да бар әле алар. Сынау шарты белән башланган эшкә иң зур урамнардан тотынып булмый ич инде. Контейнер куелган йортлар янында яшәүчеләр «кайчан аласыз инде боларны, чүп-чарга батыралар ич» дип, зар елыйлар. Берьюлы эшләнә торган эш түгел шул. Техника, кеше, акча кирәк. Әнә шуларны җайлагач, ул урамнардан да контейнерларны ала барабыз.


- Сынау шарты белән генә башлаган эшегезнең нәтиҗәсе бар, һәр йорттан чыккан чүпне капка төбеннән генә алып китү файдалырак та, ансатрак та, димәк.
- Нинди файда ди ул. Җиңеллеге дә безнең өчен түгел, халык рәхмәт укый. Контейнер тулмады микән дип йөрисе юк, чүпне капчык-капларга тутырып капка төбенә генә чыгарып куясы дип сөенәләр.


- Сөенәләр димәктән, сөенерсең дә. Алайса, контейнерларга үлгән песи, тавык ише әйберләр дә чыгарып ташлыйлар иде. Җәйге эссе көннәрдә сасысы күрше урамнарга кадәр җитә.
- Андый үләксәләрне күмеп куярга өйрәнә хәзер халык. Графиктагы көнне көтеп хуҗалыгында, яки капка төбендә сасытып ята алмый ич инде. Туалетларына кадәр контейнерга чыгаручылар бар иде. Шул тирәдә яшәүчеләр ничек түзгәндер...


- График дисең, график буенча чыга алмый калсагыз (беткәнмени сәбәп) чүп капка төбендә тагын бер атна торамени?
- Менә, менә... Монда иң беренче сорауга да беркадәр җавап бар. Әнә шундый хәл булмасын өчен контейнерларны Балтачтагы барлык урамнардан берьюлы алмадык инде. Һәм, аллага шөкер, әлегә графикка сыешып барабыз. Бәйрәм көнгә туры килсә дә, чүпне алып китә егетләр.


- Бригадаңда күпме техника, ничә кеше эшли?
- Урамнардан җыеп чүп түгүгә 4 техника чыга. Аларның һәркайсында шофер белән өчәр кеше. Мөмкинлек табып, менә шушы составны тагын да көчәйтә алсак, калган 160ка якын контейнер да алыначак. Алар күп катлы өйләр, зур оешмалар, предприятиеләр өчен генә калдырыла. Хәзер Балтач белән Нормада шундыйлар өчен ике дистәдән артык зур контейнер куелган. Тик менә ул тирәдә яшәүчеләрнең төзелеш-ремонт, бакчалар, терлек асларын чистарту калдыкларын шуларга чыгарып ташлауларын ничек тыярга белгән юк. Өйдән чыккан кечкенә пакетлардагы чүп кенә түгел ич. Хезмәтебездән шулай бушка файдаланырга тырышучыларны намуссызлар дип әйтүдән башка чара юк инде.


- Андый зур калдыкларны нишләтергә соң?
- Өеп, черетеп, ашлама итеп бакчаңны ашларга. Яки коммунальныйга заявка биреп арба куйдырасың. Көне - 600 сум. Урамдагы кешеләр белән сөйләшеп, җыелып чакырсагыз да без риза. Хет хезмәтебез гел буш түгел дигән сүз. Алайса, әле халыктан җыелган акча буенча исәпләгәндә, полигонга чыгарган көнкүреш калдыклары нормадан ике-өч тапкыр артып китә. Ә акча норма буенча һәр кешедән айга 34 сум 56 тиен генә җыела. Менә шуны 2гә, 3кә тапкырлап карагыз әле?! Кайсыгызның бушка эшләп йөрисе килер икән? Шуны аңламыйча, «түксеннәр, акчасын түлибез ич», дип уйлаучылар күп.


- Чыннан да, үзебезне чүп-чардан арындырып торучылар хезмәтенә хөрмәт аз шул бездә. Пакетны күтәреп машинага атканда йөкченең өстенә агар дип тормыйлар, әллә нинди шакшылар тутырып чыгарып куючылар да бар. Безнең өчен тырышып, кайгыртып йөрүчеләр хезмәтенә үзебез дә хөрмәт белән карасак иде. Хуҗалыгыбыздагы, урамыбыздагы чисталык үзебез өчен кирәк бит. Шактый озынга киткән әңгәмәбезне тәмамлап, Фәргать Шакировка һәм аның бригадасы егетләренә авыр һәм җаваплы эшләрендә сабырлык һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250