Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шаяннар Тапкырлар Клубы командасы Балтачка да килеп җитте

Без, "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы" Республикакүләм Балалар һәм Яшьләр Иҗтимагый Оешмасы, Казан шәһәрендә 2010 елдан бирле мәктәпләр арасында татар телендә ШТК (КВН) уеннары оештырабыз.

Дүрт ел эчендә әлеге оешма зур колач җәяргә һәм үз тамашачысын табарга өлгерде. Алар арасында: мәктәп балалары, катнашучыларның әти-әниләре, студентлар, республика яшьләр иҗтимагый оешмаларының активистлары, иҗат кешеләре һ.б. Һәр ел эчендә Казанның иң зур сәхнәләрендә 3 уен оештырыла: фестиваль, ярымфинал һәм финал. Оештыручылар вазыйфасын Татарстанның иң актив яшьләре башкара.

Бу уеннарның максаты күпкырлы: яшь буынга татар теленә мәхәббәт тудыру һәм татар телен киң кулланышка кертү, төрле ял итү формалары аша өлкән сыйныф укучыларының иҗади һәм социаль активлыгын үстерү, буш вакытларында кызыклы һәм иҗади эш белән шөгыльләндерергә шартлар булдыру.

Хәзерге көндә безнең оешма 14 мәктәп туплый. Аларның берсе - Актаныш командасы, ә үткән елларда ШТК уеннарында Яр Чаллы, Cамара, Балтач, Байлар Сабасы, Башкортостан командалары катнашты.

Шулай ук Шаяннар Тапкырлар Клубының яшәешендә һәм максатларына ирешүендә бик мөһим рольне ШТК аланы (лагере) уйный. 2013 елның август аенда "Пионер" лагерында беренче тапкыр уздырылып, ул Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлки районы, Башкортостан шәһәрләреннән татар яшьләрен берләштерде, аларга милли рух, туган телдә сөйләшү практикасы, милләтебзнең зыялы шәхесләре белән аралашу һәм башка күпкырлы белем бирде.
Бу елны исә Шаяннар Тапкырлар Клубы командасы Балтач районы якларына килеп җитте. Искитмәле гүзәл табигать кочагында "Романтик" лагеры җирлегендә 110 бала һәм 15 әйдаман күңел ачалар, ял итәләр һәм җәй көннәрен файдалы итеп үткәрәләр. Алан дәверендә балалар өчен дәресләр һәм остаханәләр эшләде, алар арасында: татар теле, чәч үрү, кул эшләре, психология һ.б. өлкәләр буенча мастер-класслар. Моннан тыш еш кына балаларга бик ышап киткән, алар белән яратылган спорт һәм интеллектуаль уеннарның бер төре - ул да булса популяр Квестлар үткәрелә. Гомүмән әйткәндә, балалар ШТК аланында яңа прогрмма, яңа кешеләр, яңа дуслар, уеннар, белемнәр белән танышалар. Бу күренеш ШТК командасы өчен, балалар өчен һәм инде әти-әниләр өчен дә бик шатландыргыч дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250