Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шеңшеңәрдә “Яшьләр десанты” үткәрелде (+фоторепортаж)

"Хыял" яшьләр үзәге Шеңшеңәр авыл җирлегенең актив яшьләре өчен "Яшьләр десанты" оештырды.

Әлеге чарада катнашучылар алдында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, "Хыял" яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков, районның төзелеш һәм архитектура бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлнара Әхмәдиева, "Яшьләр-Online" хәрәкәте әгъзасы Гөлназ Әсхадуллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗановлар чыгыш ясады. Аларның һәркайсы чыгышларында террорчылык һәм экстремизмның бик зур проблемага әйләнеп баруын һәм аның интернет аша да безнең көнкүрешебезгә үтеп керүен ассызыклап уздылар. Социаль челтәрләрдәге тыелган, куркыныч янаучы төркемнәр белән таныштырдылар. Ор авылы мәчете имамы Ислам турында сөйләп, чынын ялганнан аеру турында тулырак мәгълүматлар бирде. Әңгәмә барышында яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларын ирештереп, җирлекләрендә яшьләр хәрәкәте булдыру буенча кызыксындылар. Аның ярдәмендә алар террорчылык юнәлешендә генә түгел, ә туган авылларындагы социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча да актив эш алып барыр идек диделәр. Ә ахырдан һәрбер катнашучыга террорчылыкка каршы мәгълүмат тупланган буклетлар өләшенде һәм һәрбер теләге булган кеше "Антитеррор" дип язылган беләзек тә кия алды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250