Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шода фермасының үз паркы бар

2002 елда ул чактагы Шода авылы фермасы мөдире Азат Дәүләтшин иске ферма урынын җыештыртып, парк ясар өчен дип агач үсентеләре кайтарта. Теләк булгач, бу эшне тиз арада башкарып та чыгалар.

- Агачлар үскәч, бу чын паркка әйләнәчәк, кызлар, биредә ял итәрсез, - дип әйткән була ул.

Озак та үтми Азат Дәүләтшинны югарырак вазыйфага билгелиләр, соңрак ул шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, үзенең гаилә фермасын булдыра. Бүген аны райондашлар уңышлы гына эшләп килүче гаилә фермасы башлыгы, ит кибете һәм кафе хуҗасы буларак белә.
Әмма ничек кенә булмасын, Азат әфәнде 14 ел элек әйткән сүзен онытмый. Күптән түгел, үзе башлангыч биргән паркка фермада эшләп лаеклы ялга чыккан апаларны, бүгенге көндә биредә армый-талмый эшләүче ханымнарны чакырып зур бәйрәм ясады. Бәйрәмгә авылдашлары Фаяз Габделхаковның гармун моңнары тагын да ямьө стәде. Мул табыннар артында кичкә кадәр гәп корып, бергә эшләгән елларны искә алып, рәхәтләнеп ял итте ферма кызлары. Мондый игелекле гамәлләр кылучы авылдашларга ничек итеп рәхмәт әйтмисең, ди. Рәхмәт кенә, рәхмәттән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250