Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шодада кар тоту ысулын уйлап тапканнар

Соңгы араларда булган бураннар авыл урамнарын кар белән тутырды, әмма шодалылар көрәшү чарасын тапкан.

Буран чыккан көннәрдә өйләр булмаган ачык урыннарга кар тутырып, юллар да өзелә. Махсус урамнар чистартырга билгеләнгән техника гына да җитешә алмый кайчак. Ә менә Шода авылында җаен тапканнар. Урамнарны чистартмыйлар, дип зарланмыйлар, алдан үзләре хәстәрен күрәләр.
- Урамга параллель рәвештә тирән итеп канау казыйбыз. Шуңа да көчле буран иң элек шул урынны тутыра. Лаеклы ялда булгач, вакыт җитәрлек. Каникул чоры булгач, оныклар да кайтты. Бергәләп чыгабыз да, күмәкләшеп эшлибез. Күңелле дә, файдалы да, - ди Илдар Низамов.
Менә бит иренмәгән кеше җаен таба. Үрнәк алыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250