Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шодада үткән Яңа ел маскарадын кемнәр әзерләгән? (+фоторепортаж)

Шода авылында бал-маскарад бик оешкан төстә үткән.

Бәйрәмнәр күптән үтсә дә, аннан алган тәэсирләр әле дә күңел түрендә саклана. Чагыштырмача кечкенә авыллар рәтенә кергән Шодада Яңа ел маскарадын елның-елында кабатланмас итеп оештыралар. Элеккеге клуб мөдире Флера Хәбибуллина заманында да, хәзер инде яшь, өметле җитәкче Венера Фәйзрахманова килгәч тә бәйрәмнәр гөрләп уза.

Авыл халкын гына түгел, башкала кунакларын да бәйрәмгә дәшкән Яңа ел маскарадын биредә бөтен авыл белән әзерлиләр. Кем нәрсәгә сәләтле, эштән соң җыелып репетиция ясыйлар, зарлануны белмиләр, кеше кушканга түгел, күңел өчен. Араларында кемнәр генә юк: тәрбияче дә, каравылчы да, шәфкать туташы да, тракторчы да, атчы да...

Ел саен бәйрәм өчен дип махсус сценария языла, биюләр өйрәнәләр. Эш сәгатьләреннән соң репетицияләр ясап, бик ныклап әзерләнәләр. Быелгысы да искәрмә булмады. Сценария өчен фантазия белән тегелгән костюмнар дисеңме, геройларның осталыклары Камал театры артистларына биргесез иде.

Бәйрәмне әзерләүдә башлап йөргән һәм аның югары дәрәҗәдә үтүенә көчен, вакытын жәлләмәгән клуб мөдире Венера Фәйзрахмановага, авыл фельдшеры Ләйсән Габелхаковага, тәрбияче Рәсимә Габдрахмановага, мәктәп хезмәткәре Фәридә Хәкимовага, Алия Дәүләтшинага тамашачылар ихлас рәхмәтләрен ирештерде.

Бәйрәм чарасы маскарад костюмнарына да бик бай иде. Җырлар, биюләр дә чарага ямь өстәде. Кыскасы, кунаклар да, авылдашлар да бәйрәмнән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маскарад