Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шоколадлы бәйрәм уңаеннан — шоколадлы торт!

Ул тел йотарлык тәмле була һәм тиз әзерләнә.

Бүген — Бөтендөнья шоколад көне. Бу тәмле бәйрәмне французлар уйлап чыгарган. Ә беренчеләрдән булып бу ризыкны ацтеклар ясарга өйрәнгән. Шоколадны ул чорда “Аллалар ризыгы” дип атаганнар.

Шоколад көнен хәзер күп илләрдә бәйрәм итәләр. Бу көнне татлы ризыкка багышланган фестивальләр һәм башка чаралар оештырыла. Кондитер фабрикаларында аның ничек әзерләнүе турында сөйлиләр, осталык дәресләре, конкурслар үткәрәләр, тәмләп карарга мөмкинлек бирәләр.

Алтай краенда шоколад музее да бар. Анда гадәти булмаган экспонатлар, мәсәлән, Шукшин, Рерих, Путин кебек билгеле кешеләрнең шоколад статуэткалары белән танышырга була.

Арабызда шоколад яратмаган кеше бармы икән? Бүгенге бәйрәм уңаеннан якыннарыбызны шоколадлы торт белән сыйлыйк әле.

Моның өчен ике йомырка, 200 грамм шикәр комы, ярты савыт (200 грамм чамасы) куертылган сөт, шул кадәр үк каймак, 300 грамм он, бер бал калагы чәй содасы кирәк булачак. Крем әзерләү өчен 200 грамм атланмай һәм шулай ук куертылган сөт, 50 грамм шоколад кирәк булыр.

Йомыркага шикәр комы салып туглаганнан соң, куертылган сөт, каймак, аш серкәсе белән сүндерелгән сода һәм он өстәп, каймак куелыгындагы камыр әзерләргә. Аны алдан майлап куйган табага салып, духовкада 35 минут чамасы пешереп алырга. Суынгач, җәемне ике өлешкә бүләргә. Һәр өлешкә дә крем ягарга, берсе өстенә икенчесен куярга да кырыйларына, өстенә яхшылап крем сөртеп бизәргә була.

Кремны әзерләү. Йомшартылган атланмайга әйбәтләп болгата-болгата акрынлап кына куертылган сөт салырга, ә аннары туглап күпертергә кирәк. Әзер кремга какао порошогы яисә эреткән шоколад өстәп җибәрсәң, бик тәмле була.

Тортның өстен вак кыргычтан чыгарылган шоколад, яки чикләвек белән бизәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт