Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Шәрәкә” яңача эшли

Туган авылым Кенәбашта үземне белгәннән бирле бер чишмә авылны суга туендырып торды. Ул - "Шәрәкә" чишмәсе.

Без башлангыч сыйныфларда белем алганда яз көне классыбыз белән төшеп шул чишмәне җыештырып тора идек. Тик соңгы елларда укучыларның мондый эш белән шөгыльләнгәннәрен белмим инде. Тора-бара чишмә нык таушалып, йорты ямьсезләнеп беткән иде. Бу хакта газетага да язгаладым, тик нәтиҗәсен күрмәдем.
Быелның җәендә чишмәгә ниһаять яңа сулыш өрелгән. Ул ремонтланган. "Бу эш "Игенче" хуҗалыгы эшчеләре ярдәмендә башкарылды, ә акчасы халыктан җыелган үзара салымнан керде", ди Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.
- Аннан тыш "Атҗабар" (халык телендә ул шулай йөртелә - З.Х.) чишмәсендә бүгенге көндә төзекләндерү эшләре башкарыла. 2014 елда җыелган үзара салым акчалары чишмәләр ремонтына тотылса, 2015неке Кенәбаш авылының түбән очына вак таш түшәүгә тотылды, анда да эшне авыл башына кадәр башкарырга акча җитмәде, ди Шамил Вәкилевич.

Халыктан җыелган акчаның максатчан тотылуына сөенеп, киләчәктә дә Кенәбашыбызда яшәүчеләрнең көнкүрешләре өчен кирәк булган объектлар төзекләндерелеп торыр дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250