Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шубан авыл җирлегенең еллык эшчәнлеге буенча районда 3 нче урынны алды

Бүгенге көндә җирле үзидарә органнары кешеләрнең ихтыяҗы зур булган, халыкка иң якын торган хакимият буларак бәяләнә. Узган елның ноябрь аенда республикада беренче тапкыр җирлекләргә грантлар бирү буенча конкурс оештырылды.

Миллион отарга омтылу авыл җирлекләренә бер стимул булып торса да, бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы түгел. Күп булса грантларны районның 12 җирлеге ала. Ә ярдәм аларның һәммәсенә дә кирәк! Иң зур проблема - җирле үзидарәләргә йөкләнгән олы бурычларны хәл итәрлек финанслау бүленмәү.
Халкыбызның тормыш дәрәҗәсе, киләчәге җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә һәм эшләрен җаваплылык тоеп башкаруларына бәйле. Безнең Шубан авыл җирлегендә мин белгәннән гел төпле фикерле, максатчан, төгәл, кеше психологиясен яхшы белгән хезмәткәрләр эшләде. Мин җитәкче урынбасары булып 24 ел эшләгән Әнисә Гарифуллина белән еш аралашам. Кешенең туганнан алып бу фани дөньядан киткәндә дә юллары җирле үзидарә органнарына бәйләнгән: шушында аңа тәүге тапкыр шәхес буларак таныклык тапшырыла, якты дөньяны калдырып киткәч тә аның тор-мышына шушында соңгы нокта куела.
14 ел буе Шубан авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Раиф Мөҗиповның хезмәттәшләре арасында да, районда да абруе зур. Баш хисапчы Ләйсән Шәйхетдинова исә 24 нче елын шушы хезмәттә. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәгурә Васильева 4 нче елын гына эшләсә дә, үтә төгәллеге, таләпчәнлеге, сабырлыгы, кешелекле, ярдәмчел булуы, җаваплылыгы белән авылдашларының ихтирамын яулады.
Биш авылны берләштергән Шубан авыл җирлегенең еллык эшчәнлеге буенча 3 нче урынны алуын белгәч, чын күңелдән горурландым. Бу авыл җирлеге хезмәткәрләренең шушында көн күрүче авылдашларым белән, җирлектә урнашкан бюджет оешмалары, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте, барлык эшмәкәрләр белән уртак тел табып, бер йодрык булып эшләү һәм яшәү нәтиҗәсе бит бу!
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Шубан авыл җирлегенең
ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250