Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шунда туды, шунда үсте безнең Володя

2006нчы ел. Дорга, Курамьял,Улисьял, Кургем, Кускем халкы тәмам пошаманга төшкән. Берничә ай хезмәт хакы күрмәсәләр дә, бер көн калдырмыйча эшләп йөргән көннәре.

Инде менә үзләрен тәмам бөлгенлеккә төшкән дип, күрше «Якты юл»га кушмакчылар икән. Юк! Ничек инде, үз көнебезне үзебез күрмәслекмени без? Җәмгыять членнарының бу елгы җыелышында конкрет фикер әйтүчеләр күп булды. Һәм барысы бердәм булып, җәмгыятькә директор итеп Доргада туып-үскән һәм бөтен хезмәт юлы шушы авылда үткән үз кешеләрен - Владимир Германович Семеновны сайлап куйдылар.
Эшләп карыйк әле. Үз көчебез белән дә хәлдән чыкмаслык түгел без диделәр. Беренче өч елда банкларга булган миллион сумнар белән исәпләнгән бурычларны киметтеләр. Җәмгыять членнары исеменә дә хуҗалык ихтыяҗы өчен дип кредитлар алынган булган. Аларын да капладылар. «Кул куеп алгансыз, үзегез түләгез» димәсәләр ярар иде дип, куркып йөргән хезмәтчәннәр янә тыныч сулыш алганнар. Үзләрен бу бәладән йолып калган авылдашлары Владимир Семеновка әле дә бик рәхмәтле алар.
Бүген «Активист» район хуҗалыклары арасында урталыкта торып тотрыклы үсеш белән бара. Монда эшләүчеләргә хезмәт хакын 25нче числодан да калмый һәр ай саен биреп баралар. Мал асраучыларга ашлык, печән, салам бирүдә тоткарлык юк. Халык төзи. Шушы җәмгыятьтә эшләп дәвамлы керем аласына, җәмгыятьнең ярдәменә ышанып төзи.
«Активист»тагы механизаторларның зур күпчелеген тәшкил иткән Улисьял авылында инде яңа урам үсеп чыккан. Чөнки тракторчы-комбайнчыларның уртача еллык хезмәт хакы айга 17 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Хуҗалык көче белән бу урамның юллары да рәтләнгән.
Дорга авылы урамнарын да асфальтлаганнар, бетонлаганнар. Менә шушылардан соң теге яки бу оешмадагы эшнең нәтиҗәле баруы аның җитәкчесеннән бәйле түгел дип әйтеп кара син. Шактый озак еллар онытылып торган Дорга бәйрәменең кабат башланып китүе дә Владимир Семенов белән бәйле. Ел саен җәйнең матур бер көнендә үзләренең генә түгел, район, күрше республикалар авыл эшчәннәрен ял иттереп, бәйрәм иттереп, мул рәхмәт сүзләре ала Дорга халкы.
Владимир гомере буе шушы җирлектә хезмәт куйган, мондагылар өчен атаклы Семеновлар нәселеннән. Әтисе Герман колхозда зоотехник, колхоз рәисенең терлекчелек буенча урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыга.
Абыйсы Иван да зоотехник, «Активист»та эшли. Энесе Геннадий шофер булган, хәзер терлекчелектә оператор. Владимир да урта мәктәптән соң «Активист»та тракторчы булып эшли. Башта кечкенә «Т-25»не ремонтлап утырса, соңыннан «ДТ»га күчә. Аннан колхоз юлламасы белән Лаеш техникумына агрономлыкка укырга китә. Бер ел укыгач, хәрби бурычны вакытында үтәп кайтыйм дип, үзе сорап армиягә китә. Техникумны армиядән кайткач укып, кызыл дипломга тәмамлый. Һәм читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Колхозның Дорга комплекслы бригадасында дистә еллар бригадир булып эшли. Аннан - баш агроном.
- Кайсы басуда нинди культура әйбәт уңасын шушында яшәүче игенчедән дә яхшы белүче юк, - ди Владимир һәм бригадир, аннан агроном булып эшләгән елларында басуларның чәчү әйләнешен көйләгәндә авылдашларының киңәшен тыңлый, аларның фикер-тәкъдимнәрен игътибарга алырга тырыша.
Хуҗалык күмәк булгач, аның җирләре дә күмәк инде. Алардан дөрес файдалану һәркемнең уртак эше дип саныйлар биредә. Хуҗалыкка кергән бер генә авылда да җитәкчеләре турында начар фикер ишетмәдем. «Аның хуҗалык өчен бөтен көчен куеп кайгыртып йөрүе, безнең өчен, шушы авылларда яшәүче кешеләр өчен кайгыртуы ул», - диләр. Әнә быел техника куркынычсызлыгы, эшчеләрнең иминлеген кайгырту буенча республикада икенче урынны алганнар.
Владимир Германовичның тормыш иптәше Зинаида Павловна да бөтен гомере буе шушы як кешеләренең тормышы өчен кайгыртып яшәгән. Бөтен хезмәт юлы Дорга почта бүлекчәсендә үтә аның. Һәркемнең гозер-үтенеченә игътибарлы булып, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Кызлары икесе дә кияүдә, Казанда яшиләр. Фатирлары икесенеке дә бер йортта. Аралашып, әти-әниләрен сөендереп тату гомер итәләр. Людмила - 2, Наталья 3 баласы белән Доргага кайтып әти-әниләренә оныклар ярату рәхәтен татытып китәләр.
Владимир Германович үзе алар белән уйный, үзенең күңелендә хуҗалык, аның кешеләре, проблемалары... Бөтен гомере буе шушында эшләп, үзенең 60 яшьлек юбилеена шушы хуҗалыкның җитәкчесе булып килеп җиткән гап-гади бер авыл кешесен бу уйлар соңгы көннәренә кадәр озатыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250