Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Шундый дәрәҗәле кешеләр белән аралаша алуым белән горурланам!", ди Эльвина (+фото)

Менә инде ничә ел рәттән Бөтен Россия күләмендә яшь язучыларның " Илһам" бәйгесе үткәрелеп килә. Мин дә быел икенче елын шушы бәйгедә катнашып, зона этабына үттем.

Узган ел бу этап Арча педагогика көллиятендә уздырылса, быел Арча районының 6 нчы номерлы "Казан арты милли мәгариф белем үзәге"ндә үтте. " Яшь журналист" номинациясендә " Әниемә хат" һәм " Әбием истәлекләре" дип аталган язмаларым уңышлы дип табылды. Жюрида мәртәбәле язучыларның - Ләбиб Лерон, Гөлзада Бәйрәмова, Васил Гарифуллин, Таһир Кәримовларның утыруы чарага тагын да җылылык өстәп җибәрде. Алар каршында чыгыш ясау күпмедер дулкынландырса да, үземне иркен, кыю хис иттем. Шундый дәрәҗәле кешеләр белән аралаша алуым белән горурланам!

Эльвина Иванова

Түнтәр урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь журналист